Accessibility links

Кайнар хәбәр

Британия дәлил китерүне таләп итә


Британия тышкы эшләр министры Дэвид Милибенд Русияне “Көньяк Осетиядә Грузия тарафыннан кылынган җинаятьләрне” раслаучы дәлилләр китерергә чакырды. Милибенд, бу белдерүләр Грузиягә керүне аклау өчен кулланылды, шуңа күрә аларга дәлил китерергә кирәк, ди. Британия тышкы эшләр министры Русиянең Грузиягә гаскәр кертүен агрессия, дип атады.

Бүген Европа Берлеге тышкы эшләр министрлары Франция тәкъдим иткән, Русия һәм Грузия белән килештергән, низагны хәл итү планын тикшердe.
XS
SM
MD
LG