Accessibility links

Кайнар хәбәр

Чехларның үзләрен яндыруы бүген дә халыкны тетрәндерә


Прага, 1969елның 25 гыйнваре
Прага, 1969елның 25 гыйнваре

40 ел вакыт узуга карамастан, совет гаскәрләре басып алуына каршы үз-үзләрен яндырган ике студентка куелган һәйкәлгә халык эзләре әле дә суынмый.

1968 елның август аенда Совет танкларының Чехословакиягә басып керүен дөнья җәмәгатьчелеге исе китеп күзәтеп торган. Хәзер исә 40 ел элек булган вакыйгаларны искә төшерүче күргәзмә бу көннәрдә Праганың үзәк урамында эшли. Ә совет гаскәрләре басып алуына каршы билге буларак үз-үзләрен яндырган ике студентка куелган һәйкәлгә халык килеп, чәчәкләр куеп тора. Ян Палах һәм Ян Зайицның үз-үзләрен корбан итүе бүген дә халыкны тетрәндерә.

Шушы көннәрдә “Российская газета”да күзәтүче Петр Вайльның шушы үзен корбан иткән чех яшьләре турындагы язмасы басылып чыкты.

Вайль мәгълүматларына караганда, үзен корбан итүче Ян Палах ул вакытта Прага дәүләт университетының икътисад бүлегендә белем ала. Озакламый икътисадчы булырга тиешле 20 яшьлек егет 1969 елның 16 гыйнварында шәһәрнең милли музее янындагы Вацлав мәйданында бензин сибеп, үзенә ут төртә. Дөрләп янучы егет өстендәге утны узып баручылар сүндерә. Тәненең 85 % януына да карамастан, Ян тагын 3 көн яшәп, 19 гыйнварда вафат була.

Палахның Вацлав мәйданында калдырылган букчасында 3 хат табыла. Хатларның берсе - студентлар хәрәкәтенең активисты Любош Холечекка, икенчесе – дусты Ладислав Жижкка һәм язучылар берлегенә язылган була. Хатларда Палах әлеге тетрәндергеч гамәленең сәбәбен аңлата: “Совет гаскәрләренең Чехословакиягә басып керүенә һәм Чехословакиядәге Варшау килешүенә каршылык билгесе”.

Ян Палах 1969 елның 25 февралендә Праганың Ольшански зиратында күмелә. Дүрт ел ярым узгач, үз-үзен яндыручының каберенә табынучылар белән көрәшеп арганнан соң, Чехословакиянең махсус кизү хезмәтләре Палахның сөякләрен казып алып, 1973 елның 25 үктәбрендә туган шәһәре Вшетатка җибәрә. Әмма тагын унҗиде ел узганнан соң – 1990 елның 25 үктәбрендә аның калдыклары кабаттан Ольшански зиратына кайтарыла.

Ә менә 1969 елның 25 февралендә, нәкъ шул ук Вацлав мәйданында тагын бер яшь егет үз-үзен яндырып үтерә. Чехиянең Витхов шәһәрендә яшәүче унсигез яшьлек Ян Зайиц Прагыга иртәнге якта килә. Шуннан соң бер йортның ишегалдына кереп, авыртуга кычкырмас өчен кислота эчеп, өстенә бензин сибә. Аннары үзенә ут төртеп йөгерә, әмма мәйданга кадәр барып җитә алмыйча вафат була. Ул да Палах рухындагы хатлар язып калдырган була.

Әмма үз-үзләрен яндырып, каршылык күрсәтүчеләр моның белән генә бетми. Алар көннән-көн арта бара. Әйтик, 1969 елның 4 апрелендә 39 яшьлек профсоюз хезмәткәре Эвжен Плоцек Чехословакиянең Йиглава шәһәренең үзәк мәйданында, коммунистлар партиясе бинасы каршында үзен яндыра. Бу вакытта әлеге мәйданда ярминкә уза һәм халык бу күренешне уен, тамаша дип кенә кабул итә. Бары тик 1989 елгы “бәрхет инкыйлабы”ннан соң гына Плоцекның үлү сәбәбе ачыла.

Бу вакытка инде Чехословакиянең төрле шәһәрләрендә 7 кеше үзен яндырып үлә. 20-гә якын кеше яну җәрәхәтләре алса да, исән кала.

Каршылык йөзеннән беренчеләрдән булып чех кешесе түгел, ә поляк үз-үзен яндырган булган. 1968 елның 8 сентябрендә поляк Рышард Сивец бензинга коенып, Варшауның уңыш бәйрәме вакытында йөз мең кеше алдына үзенә ут төртә.

Сивецның әлеге гамәлен тормыш иптәшенә аңлатып язган хатын Польшаның махсус кизү хезмәтләре кулларына төшерә. Ул заманда бу гамәл турында “Азатлык” радиосы гына хәбәр итә. Бары тик 1969 елның язында гына бераз мәгълүмат тарала башлый.

Билгеле булганча, христиан дине үз-үзенә кул салуны кабул итми. Ә менә индуизм һәм буддизмда хәл башкача. Хәтта үзеңне ут белән яндыру изге гамәл булып санала икән. Ян Палах һәм башкаларның үз-үзен үтерүенә, 1968 елда будда манахларының вьетнам сугышына каршы үзләрен яндыру этәгеч булгандыр, дип яза күзәтүче Петр Вайль.

Чехиядә совет гаскәрләре басып алуына каршы билге буларак үз-үзләрен яндырган ике студентка куелган һәйкәл бар. Ул Праганың милли музеена янында таш юлда кабарынгы тәре рәвешендә ясалган.

Төрле милләтләрдә үз-үзенә кул салучыларны хупламыйлар. Аларның җәсәдләре дә башкалар белән уртак зиратта күмелми. Әмма бу яшьләр халык каһарманы, изге шәхес булып кабул ителә.

Шәһәр урамнарында танк атуларыннан үлүчеләр кебек үк, алар да агрессия корбаннары. Хәзерге яшьләр, әгәр дә алар чын тарихны һәм канлы үткәннәрне белергә теләсәләр тетрәндергеч фактларны таба алалар. Әйтик, “Азатлык” радиосы эфирында озак еллар буе чыгыш ясаган Петр Вайльның шушы үзен корбан иткән чех кешеләре турындагы язмасы Русия хөкүмәтенең рәсми басмасы “Российская газета”да басылып чыкты.

Хакыйкатьне дөньяга чыгарырга, халыкка җиткерергә теләүчеләр моның өчен кулай юлларны һәрвакыт таба. Үз иреге һәм хөрриять өчен шәһит киткән шәхесләр бервакытта да онытыла алмый. Иртәме, соңгы хакыйкать үз юлын таба.
XS
SM
MD
LG