Accessibility links

Кайнар хәбәр

Наговицин: Кара дингез флоты Абхазиядән кайтырга әзерләнә


Кара дингез флоты көймәләре Абхазиядән хәрби техниканы һәм хәрбиләрне кире Русия ягына алып кайтырга әзерәнә, дип белдерде Русия баш хәрби штабы башлыгы урынбасары Анатолий Наговицин. Аның сүзләренчә транспорт очкычлары, Абхазия-Грузия низагы җирләреннән техниканы һәм хәрбиләрне Русиягә кайтару өчен 6 тапкыр барып кайткан. Наговицин шулай ук, Русия тынычлык урнаштыру көчләре Кодор тарлавыгында тагын бер тикшерү урынын булдырды, дип хәбәр иткән. Моңарчы Русия Ингури елгасында шундый ук тикшерү урыннарын оештырган иде инде. Баш штаб вәкиле, Кара дингездә НАТО корабларының артуына борчылу белдерде.
XS
SM
MD
LG