Accessibility links

Кайнар хәбәр

Европа парламенты Алсу Кормашеваны кичекмәстән азат итәргә чакырды


Алсу Кормашева
Алсу Кормашева

Европарламент Русиядәге барлык сәяси тоткыннарны, шул исәптән Азатлык радиосы журналисты Алсу Кормашева һәм  The Wall Street Journal хәбәрчесе Эван Гершковичны кичекмәстән азат итәргә чакырган резолюция кабул итте.

Ул Европа парламентының 25 апрельдә Русиядәге президент сайлаулары нәтиҗәсен танымаучы резолюциянең бер өлеше булып тора.

Резолюцияне Европарламентның 493 депутаты хуплады, 11е каршы булды, 18е тавыш бирүдән тыелып калды.

Европа парламенты депутатлары азат ителергә тиеш дип саналган сәяси тоткыннар исемлегендә шулай ук Навальныйның Уфа штабының элекке координаторы, активист Лилия Чанышева, оппозиционерлар Владимир Кара-Мурза һәм Илья Яшин, хокук яклаучы Олег Орлов, Навальный штабы координаторы Ксения Фадеева, "Коммерсант" һәм "Ведомости"ның элекке журналисты Иван Сафронов та бар.

  • Алсу Кормашева — АКШ һәм Русия ватандашы, ул Чехия башкаласы Прагада ире һәм ике баласы белән яшәде. Журналист гаилә сәбәпләре белән былтыр май уртасында Казанга кайтты.
  • 2023 елда 2 июнь көнне аны Казан һава аланында куәт оешмалары вәкилләре тоткарлады һәм ике паспортын да — Американыкын да, Русиянекен дә тартып алды. Аңа икенче ватандашлыгы турында Русия хакимиятләренә белдермәгән өчен җинаять эше ачылды (РФ Җинаять кодексының 330.2 маддәсе), 10 мең күләмендә штраф салынды.
  • Шул беренче хөкем карары көченә кергәнен көткән арада, 18 октябрьдә, Алсу Кормашева тоткарланды. Аңа үзен ят агент булуын белдертмәү сылтамасы белән җинаять эшен ачтылар (РФ Җинаять кодексының 330.1 маддәсе). Бу Русиядә беренче шундый очрак.
  • 18 октябрьдән бирле Алсу вакытлыча тоту изоляторында.
  • Былтыр декабрьдә исә аңа Русиянең хәрби көчләре турында "фейклар" тарату маддәсе нигезендә яңа җинаять эше ачылды. Җинаять эше Азатлык 2022 елда чыгарган "Нет войне" ("Бетсен сугыш") китабын чыгару өчен ачылган. Шулай итеп, хәзер Русия хакимияте Кормашеваны әлеге китапны тарату эшенә бәйләргә тырыша. РФ Җинаять кодексының "фейклар" турындагы 207.3 маддәсе нигезендә Алсу Кормашевага 10 елга кадәр төрмә яный
  • АКШ Дәүләт департаменты Алсу Кормашева эшенә "зур игътибар" бирә. Бу хакта 18 гыйнварда Дәүләт департаменты вәкиле Мэттью Миллер белдерде. Дәүләт департаменты әлегә кадәр журналистны канунсыз тоткарланган дип танымады. Миллер әйтүенчә, бу моңа көч куелмый дигән сүз түгел. — Без даими рәвештә мәгълүмат җыябыз, фактларны бәялибез, кануннарны карыйбыз һәм бу, ахыр чиктә, безне дөрес карарга китерә", диде Миллер журналист Алекс Рауфоглу соравына җавап биреп.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG