Accessibility links

Кайнар хәбәр

Мәрхүм татар зыялылары рухына дога кылдылар


Мәрһүм татар зыялылары өчен дога кылдылар.
Мәрһүм татар зыялылары өчен дога кылдылар.

Казанда Суфия Галиева катнашынды ифтар узды. Ул татар яшьләренә вәгазь сөйләде һәм алар бергәләп мәрхүм татар зыялылары өчен дога кылды.

Рамазан ае уңаеннан Казандагы мәчетләр һәм оешмалар ифтарлар оештыра. Әйтик, Мәрҗәни мәчете чатыр корган. Анда ураза тотучыларны ашаталар. Шундый ук чараларны ясауларын "Мәдинә", "Сөләймания", Кабан арты мәчетләре мөтәвәллияте искәртте. Казанда эшли торган мәчетләр саны илледән артып китте. Шуларның күпчелегендә хәйрия ашлары ясала, ди Казан мөхтәсибәте.

Шулай ук Казандагы кайбер хәләл кафеларда да ифтарлар ясала. Әйтик, беренче ураза көнне "Азу" атлы ресторанда хәйрия ашы ясалды. Анда Русия ислам университеты студентлары, милли зыялылар да килгән.

Милли оешмалар, фирмалар да читтә калмый. Алар гадәттә бу айда бер көнне махсус танышларын, дусларын чакырып авыз ачтыра. Әйтик, “Идел-Пресс” нәшрияте бу көннәрдә шундый бер чара ясарга әзерләнә. Шулай ук кайбер мөхәрриятләр ифтарларны “Шәрык” клубында ясарга булган. Рамазан аенда бу клуб кызыклы һәм саваплы акция оештыруны инде икенче ел рәттән башкара. Аны быел “Ифтар-марафон” дип атаганнар һәм утыз көн рәттән ясарга булганнар. Бу идеяны матбугат чаралары, уңышлы эшләүче web-проектлар, зыялы шәхесләр күтәреп алган.

“Шәрык” клубында шундый беренче чарада, дүшәмбе көнне мәгърифәтче Суфия Галиева ачып җибәрде. Ул килгән кунакларга дини һәм милли тәрбия турында сөйләде. Ул шәрыкчеләргә үз басмаларын күрсәтте. Суфия Галиева лаеклы ялга чыкканнан соң татар телендә милли тәрбия, гигиена, табиблек һәм диният турында дүрт китап чыгарган. Аны төрле техник университетлардан килгән студентлар, яшь журналистлар тыңлады. Алар Суфия ханымның вәгазен тыңлады.

Соңыннан катнашучылар һәм кунаклар бергәләп бакый дөньяга күчкән татар зыялылары рухына дога кылды. Рамазан аенда әле тагын Марат Мөлеков, Вафирә Гыйззәтуллина, Әбрар Кәримуллин кебек кешеләр өчен махсус хәтер ифтарлары да узачак.

XS
SM
MD
LG