Accessibility links

Кайнар хәбәр

Элекке үзбәк күзләү хезмәткәре Кәримовны гаепли


Үзбәкстан президенты Ислам Кәримовны тыныч халыкны үтерергә кушуда гаепләүче элекке үзбәк күзләү хезмәткәре Икром Якубов айларча читтә качып йөргәннән соң Британиягә килеп сәяси сыену сорады. Үзбәк дәүләт иминлек хезмәтенең элекке майоры Якубов белгәннәрен Азатлык радиосына да сөйләде.

Кайчандыр турыдан-туры Кәримовның үзенә хисап бирүче күзләү офицеры "җәлладка бүтән хезмәт итәргә теләмәвен" аңлап сәяси сыену сорарга булган.

Апрельдән бирле башка бер илдә качып торган Якубов Британиягә 1 сентябрьдә килгән.

"Кәримов хөкүмәтендә эшләгәндә мин канунсыз нәрсәләрне, куркыныч нәрсәләрне, коточкыч нәрсәләрне – аларның кешеләргә каршы ничек итеп гаепләүләр уйлап чыгаруын, гади кешеләрне, гади мөселманнарны ничек үтерүләрен, ничек итеп халыкка курку таратуларын күп күрдем. Мин үзем дә шул аппаратчикларның берсе, бу коточкыч нәрсәләрнең бер өлеше идем," – ди Якубов.

Ул дистә еллап Дәүләт иминлек хезмәтендә эшләгән һәм 2 ел чамасы Дәүләт иминлек шурасы әгъзасы булган.

Якубов әйтүенчә, Кәримов 2005 елда Әндиҗанда демонстрациячеләргә каршы ут ачарга шәхсан үзе фәрман биргән, анда 1500-дән артык кеше үтерелгән. Кәримов бу гаепләүне кире кагып килә.

Якубов шулай ук Үзбәкстан хөкүмәте оппозицияне начар итеп күрсәтү һәм читтә яклауга ирешү өчен үзе террор һөҗүмнәре һәм шартлаулар оештыра ди.

Якубов тагын 2004 елда БМО рәсмие Ричард Конройны үтергән очкыч казасын да үзбәк хөкүмәте оештырган диде.
XS
SM
MD
LG