Accessibility links

Кайнар хәбәр

Супер әби нинди була?


“Безнең гәҗит” 3 сентябрь санында җәйнең соңгы көннәрендә булган вакыйгаларга йомгак ясый. “Супер-пупер әби!”, “Суверенитет татарча ничек була?”, “Татарлар тиздән юкка чыгачак?!”дигән исемдәге язмалар белән газетаның тагын бер саны тарихта калды.

“Арча районы Штерә мәктәбе балалары белем бәйрәмен күрми калды быел. Белем учагын ябып куйдылар.”дигән җөмләләр белән башлана “Безнең гәҗит”нең 3 сентябрь санында “Уптымизация” язмасы. Бу әлеге санның иң күләмле материалларының берсе, эчтәлеге дә битараф калдырмый. Сүз авылдагы татар мәктәбе ябылу турында бара. Бу күренеш түрәләр телендә укучылары аз булган уку йортын бетереп зурысына кушу, халык телендә авылны бетерү дип атала диләр. Штерәдә яшәүчеләр өчен “уптымизация” зур проблемага әйләнгән һәм бу мәсьәләгә карата район хакимияте дә, республика җитәкчелеге дә битарафлык күрсәтә икән. “Ни гаҗәп, ата-аналар инде республика президентына кадәр хатлар язган, ул хатларның барысы да ахыр чиктә район хакимиятенә әйләнеп кайткан.” дип яза язма авторы Фаил Сабиров. Макаләнең ахырында проблеманың чишелеше күренсә хәбәр итәрбез дип тә өстәп куя ул.
Ә болай, гәҗит үзе соңгы санында игътибарны супер әбигә юнәлтә кебек, рәсеме дә беренче биткә куелган. Язманың авторы Айзат Шәймәрданов 66 яшьлек “супер-пупер әби”сен Саба районында тапкан. Әби 3 тәгәрмәчле велосипедта ерак аларны үтеп, Сабага җитеп үзе кайнатып ясаган сагыз сата һәм арып-талып кайткач ясалма бассейнда су керә икән. Супер әбинең ннди булуы “Безнең гәҗит”нең соңгы санында тәмләп , озын итеп язылган.
Шунсын да әйтергә кирәк, газетаны актарып караганда беренче битне хуҗа кеше үзе язып тутырганы күренде, Илфат Фәйзерахманов монда җәйнең соңгы көннәрендә ишеткән-күргәннәрен яза. Ни кызганыч, ул 30 август көнне кызы Лилиягә Казан урамнарында татар мохите күрсәтә алмаган икән, башкала үзәгендәге мунча янында игътибарга алып язырлык “Зөләйлә” кызларын гына күреп кайткан.
“Татар яшьләре бердәмме?”, “Татарлар тиздән юкка чыгачак?!” дигән сорауларга җавап табарга теләсәгез газетаның соңгы санын алып укырга тәкъдим итәбез. Анда шулай ук Казанда узган 3 Бөтендөнья татар яшьләре форумына да аерым журналист тарафыннан йомгак ясалган.
XS
SM
MD
LG