Accessibility links

Кайнар хәбәр

Рәшид Ягъфәров истәлегенә ифтар узды


Рәшид Ягъфәров
Рәшид Ягъфәров

“Шәрык” клубында ифтар марафонның чираттагы мәҗлесен “Безнең гәҗит” оештырды.

Бер шок булды

“Минем үземә татар милли хәрәкәте лидерларының берсе Рәшид абый Ягъфәровның вакытсыз арабыздан китүе бер шок булды”, дип искә ала газета хуҗасы Илфат Фәйзрахманов.

Билгеле булганча, Казандагы “Шәрык” клубында ифтар марафоны дәвам итә. Кичәләрнең берсен “Безнең гәҗит” оештырырга алынган. “Билгеләнгән көнебез җитәрәк, башыма уй килде. Кичәне газетабызга багышламыйбыз, дидем. Инде безне беләләр. Ә аралышырга кирәк булса, сайтыбыз бар, андагы мәкаләләр астына фикерләр язарга мөмкин. Аралашу өчен аерым ихтыяҗ юк. Ә бу очрашуны Рәшид абый истәлегенә багышларга кирәк, дип уйладым”, ди Илфат Фәйзрахманов.

Киң күңеллелеккә чакырды

“Рәшит абый белән танышканнан бирле аның белән дустанә мөнәсәбәттә булдым мин. Чөнки бу кешедән тыйнаклык, затлылык бөркелә. Ул беркайчан да мин-мин, дип сөйләшмәде. Ул һәрчак милләтебез, диде. Милли хәрәкәттәге таркаулыкка бик борчылып яшәде. Таркаулыкны бетерергә омтылды. Тар фикерлелекне өнәмәде, киң күңеллелеккә чакырды”, ди Фәйзрахманов.

Хәтер көннәре ничек үтәр?

“Рәшит абый гомере буе түләүсез, кемдер күзлегеннән бәяләгәндә, дәрәҗәсез эш белән шөгыльләнде. Яшәү рәвеше дә тыйнак иде, вафаты да тыйнак булды. Бөтенләй уйламаганда шыпырт кына китеп барды ул. Инде Хәтер көннәре Рәшит абый Ягъфәровтан башка ничек үтәр? Милли хәрәкәт ансыз нишләр? Бик күңелсез миңа. Татар милләте Рәшит абыйдан башка ятим калган кебек”, ди Илфат Фәйзрахманов.


Рамазан аенда оештырылган бу чараның милли хәрәкәт вәкиленә багышлануы, татар җәмәгатьчелегендә канәгатьләнү хисен уяткан.

XS
SM
MD
LG