Пикет дәүләт җыелышы бинасы каршында узды. Чарада берничә дистә кеше катнашты. Алар тулай торакларны хосусыйлаштыру өчен көрәшә. Бу максатта Башкортстан тулай торагында яшәүчеләр шурасы да төзелгән. Әлеге чараны шул оешма уздырды. Пикет барышында берничә егет газ сиптереп качты. Каршылык чарасы бер сәгатькә якын дәвам итте.
Тулай торакта яшәүчеләр каршылык чарасы уздырды.