Accessibility links

Кайнар хәбәр

Русия Көньяк Осетия һәм Абхазия белән дипломатик мөнәсәбәтләр булдырды


Русия илчелекләр дәрәҗәсендә Абхазия һәм Көньяк Осетия белән дипломатик мөнәсәбәтләр булдырды. Сишәмбе көнне Русия тышкы эшләр министрлыгында дуслык һәм хезмәттәшлек килешүе эшләнде һәм тиздән бу документ Русия һәм Көньяк Осетия белән Абхазия президентлары тарафыннан имзаланачак. Бу хакта Русия тышкы эшләр министры Сергей Лавров матбугат очрашуында әйтте.

Лавров сүзләренә караганда, Мәскәү Сухум һәм Цхинвалга һуманитар, икътисади һәм хәрби ярдәм күрсәтәчәк. Русия Көньяк Осетия һәм Абхазия бәйсезлеген 26 август көнне таныган иде.
XS
SM
MD
LG