Accessibility links

Кайнар хәбәр

Казанда юлчы очкыч каза хәләтендә төшеп утырган


Казан һава аланында Мәскәүдән кайтып килгән аэробус “А-319” очкычы каза хәләтендә төшеп утырган. Казанга килеп җиткәндә, йөртүче салонда басымның төшүен күргән, бу хакта очышлар белән идарә итү үзәгенә хәбәр иткән. Һава аланына коткару хезмәтләре килгән. 15 минуттан очкыч исән-имин төшеп утырган. Анда булган 107 юлчы һәм 6 кешелек экипаждан беркем дә зыян күрмәгән, дип хәбәр итте гадәттән тыш хәлләр министрлыгы вәкилләре.

“А-319” очкычы “Сибирь” ширкәтенең милке булган.
XS
SM
MD
LG