Accessibility links

Кайнар хәбәр

Башкортстан үз бәйрәменә әзерләнә


Башкортстанда республика көне бәйрәменә әзерлек башланды.

Ел да 11 үктәбердә билгеләнүче төп бәйрәм быел да бик зурлап оештырылачак кебек күренә. Һәрхәлдә, шушы бәйрәмне әзерләү өчен җаваплы шәхесләр шулай белдерде. Җомга көнне Башкортстан дәүләт җыелышы-корылтай бинасында бәйрәмгә әзерлек комиссиясе утырышы булып үтте.

БР дәүләт җыелышы рәисе Константин Толкачев җитәкчелегендә узган шушы җыелышта БР мәдәният һәм милли сәясәт министры, Уфа шәһәре хакиме урынбасары Сынтимер Баязитов һәм башка рәсми затлар чыгыш ясады. Алар һәрберсе үз өлкәсенә караган эшләр буенча хисап тотты.

Быел республика көненә багышланган төп тантаналы утырыш һәм бәйрәм концерты 10 үктәбер көнне Башкортстан дәүләт опера һәм балет театрында үтәчәк. Моннан тыш һәр район һәм шәһәр шулай ук бәйрәм чаралары оештыра, хезмәт алдынгыларын котлый, бүләкли, мәдәни программалар тәкъдим итә, дип белдерелде бүгенге утырышта.

XS
SM
MD
LG