Accessibility links

Кайнар хәбәр

Алман полициясе Көльндә исламга каршы протест чарасын тыйды


Көльн – Германиянең Көльн шәһәрендә бүгенгә билгеләнгән исламга каршы протест чарасын полиция үткәрттермәде. Чараны оештыручылар шәһәрдә зур мәчет төзү ниятенә протест белдереп, урам йөреше үткәрмәкче иде.

Әммә алар үтәсе юлларга мәчетне төзү тафадралары чыгып баскач, полиция чуалышлар булдырмас өчен, исламга каршы протест чарасын тыярга карар иткән. Безнең төп бурыч - халыкның иминлеген саклау, дигән алман полициясе.

XS
SM
MD
LG