Accessibility links

Кайнар хәбәр

Хакимиятләр үз-үзләрен яклый


Узган программаларда да хәбәр ителүенчә, соңгы ике атнада Башкортстан хакимиятләренең эчен пошырган вакыйгалар булып алды.

Мәскәүдән федераль мәгълүмат чаралары Башкортстанга, аның президенты Мортаза Рәхимовка һәм башка югары җитәкчеләргә кагылышлы тәнкыйди тапшырулар һәм мәкаләләр әзерләде. Шул хәлләрдән соң, Башкорт милли оешмалары, республикадагы башка милләтләрнең мәдәни үзәкләре вәкилләрен дә җәлеп итеп, киңәшмә үткәрде.

Бөтендөнья Башкорт корылтае уздырган киңәшмәгә республикадагы 12 иҗтимагый оешма вәкилләре дә чакырылган иде. Җыенда катнашучылар Мәскәү журналистлары Башкортстанга кара ягып олигархлар заказын үти, дип белдерде. Олигархлар Башкортстанга мәгълүмат сугышы башлады, дигән фикер ассызыкланган анда. Башкорт оешмалары һәм башка милли үзәкләр Русия президентына һәм премьер-министрга шул уңайдан уртак мөрәҗәгатьләр дә кабул итте. “Олигархлар тыныч һәм бай яшәгән төбәкнең ягулык-энегретика тармагы тартып алырга һәм республиканы милли-территориаль берәмлек буларак юк итәргә җыена” – дип әйтелә ул мөрәҗәгатьтә.
Киңәшмә азагында башкорт милли оешмалары, башка иҗтимагый хәрәкәтләрне дә җәлеп итеп, Уфада киңкүләмле урам җыены үткәрергә һәм анда Мортаза Рәхимовны яклап чыгыш ясарга килешкән иде.

Башкорт милли оешмалары исеменнән Мәскәү тарафларына бәян ителгән мөрәҗәгатьне Башкортстан президенты хакимиятендә әзерләгәннәр. Атап әйткәндә, бу мөрәҗәгатьне әзерләүчеләрнең берсе - президент хакимиятендәге рәсми шәхесләрнең берсе – Данил Азаматовның да исеме әйтелә. Бу хакта ышанычлы чыганакларга таянып, җомга көнне Русиянең “Регнум” мәгүлүмат агентлыгы хәбәр итте.

Бу атнада Уфада “Салават Юлаев” белән “Ак барс” хоккей командалары очрашуы вакытында бер төркем җанатарлар “Мортаза Рәхимов, без Сезне яклыйбыз” дигән эчтәлекле шигарьләр тотып торган иде. Ул чараның да алдан әзерлексез генә оештырылуы бик шикле, дип белдерә республика оппозициясе. Кайбер хәбәрләр буенча Башкортстанның иҗтимагый оешмалары, иң беренче чиратта – башкорт милли оешмалары октябрь ае башында Уфада күп кеше катнашлыгында урам җыены үткәрергә җыена. Анда да республика президентын яклаган чыгышлар булачагы мәгълүм.
XS
SM
MD
LG