Accessibility links

Кайнар хәбәр

"Толстой"дан 2 диңгезче исән калган


Кара дингездә баткан “Толстой” йөк ташу корабында булган ике диңгезче исән калган. Алар үзләре ярга йөзеп чыккан һәм үзләре турында коткаручыларга мобиль телефоннан хәбәр иткән, дип яза Итар-Тасс агентлыгы. Көймәдә булган башка кешеләрне эзләү эше дәвам итә. Рәсми мәгълүматларга караганда, кораб Төньяк Корея байрагы астында йөргән, шимбә иртәсендә Болгарстан ярыннан ерак түгел бер урында баткан. Анда 10 кеше булган, берсе - Русия кешесе, калган тугызы - Украина ватандашы булган.
XS
SM
MD
LG