Accessibility links

Кайнар хәбәр

Беларус парламентында оппозиция булмаячак


Оппозициянең урам җыены, Минск, 28 Сентяберь 2008.
Оппозициянең урам җыены, Минск, 28 Сентяберь 2008.

Беренче мәгълүматларга караганда Беларус Дәүләт җыенының Вәкилләр Пулатына Берләшкән демократик көчләрнең 60лап нәмзәтеннән берсе дә сайлана алмаган.

Оппозиция бу сайлауларны чираттагы “сәяси фарс” дип атады. Кичен Минскида сайлау нәтиҗәләрен гамәли түгел дип тануны һәм ирекле, гадел сайлаулар үткәрүне таләп иткән урам җыены үтте. Хакимияткә каршылык белдерүчеләр, төп фальсификацияләр вакытыннан алда үтә торган тавыш бирү вакытында булган, дип саный. Рәсми сайлау көненнән иртәрәк быел сайлаучыларның 26% тавыш биргән, дип хәбәр ителә.
Беларус Үзәк сайлау комиссиясе башлыгы Лидия Ермошина, быелгы сайлаулар барлык халыкара стандартларга туры килә, дип белдерде.
БДБ илләре күзәтүчеләре Беларустагы бу сайлауларны ирекле һәм демократик дип таныды. Европада иминлек һәм хезмәттәшлек оешмасы күзәтүчеләре исә, әлегә карашларын белдермәде.
XS
SM
MD
LG