Accessibility links

Кайнар хәбәр

Солана халыкара күзәтүчеләрнең эшен башлап җибәрүдә катнашачак


Европа Берлегенең тышкы эшләр өчен җаваплы вәкиле Хавиер Солана бүген Грузиягә килде. Ул Грузиядә халыкара күзәтүчеләрнең эшен башлап җибәрүдә катнашырга тиеш.
Солана Грузия президенты Михаил Саакашвили белән очрашырга җыена. Шулай ук аның Европа Берлеге күзәтүчеләренә мөрәҗәгать итүе көтелә. Алар рәсми төстә вазыйфага 1нче үктәбердә керешергә тиеш.
Әлегә күзәтүчеләр Көньяк Осетия тирәсендәге буфер зоналарда йөри алмый. Русия хәрби көчләре вәкиле Виталий Манушко, Европа Берлеге күзәтүчеләре, буфер зоналар чигендәге районнарда гына эшли дип белдерде. Аның сүзләренчә, яклар әле вәкаләтләрне тапшырып бетермәгән. Грузиягә халыкара тынычлык урнаштыру көчләрен кертү турында солых килешүе кысаларында килешенгән иде.
XS
SM
MD
LG