Accessibility links

Нобель тынычлык бүләге Мартти Аһтисаарига бирелә


Быелгы Нобель тынычлык бүләге Финляндиянең элекке президенты Мартти Аһтисаарига бирелә.

Норвегия Нобель комитеты бу карарны игълан иткәндә, аның 30 елдан артык Индонезиядән алып Косовога кадәр төрле низаглы җирләрдә арадашлык эшчәнлеген бәяләве турында белдерде.

Аһтисаари шулай ук Намибиягә дә бәйсезлек алырга ярдам итте. Һәм моны ул үзенең иң мөһим казанышы дип атады.

Аһтисаари Нобель бүләген алган беренче фин.
XS
SM
MD
LG