Accessibility links

Кайнар хәбәр

Бортников: быел 31 "Хизб ут-Тәһрир"чы хөкем ителде


Ел башыннан алып санаганда Русиядә «Хизб ут-Тәһрир» оешмасының 30 артык әгъзасе җаваплылыкка тартылды, дип хәбәр итә “Интерфакс” агентлыгы.
Бүген Мәскәүдә террорга каршы дәүләт комитеты утырышында Федераль Иминлек Хезмәтенең башлыгы Александр Бортников : “Идел буе, Урал һәм Себер төбәкләрендә террорчы оешмаларның яшерен бүлекчәләре эше туктатылды”, дип белдергән.
Бортников : “Татарстан, Башкортстан, Чиләбе һәм Курган өлкәләре мәхкәмәләре “Хизб ут-Тәһрир” оешмасының 31 әгъзасен хөкем итте”, дип хәбәр иткән.
Мари иле, Красноярски, Пермь, Төмән өлкәләрендә “Үзбәкстан ислам хәрәкәте” оешмасының 5 вәкиле кулга алынды һәм башка илгә тапшырылды, дип хәбәр итә “Интерфакс”.
XS
SM
MD
LG