Accessibility links

Кайнар хәбәр

Ташкенттә татар чаралары


Ташкент шәһәре.
Ташкент шәһәре.

Тантаналы рәвештә татар-үзбәк дуслыгы кичәсе узган.

Мокыйми исемендәге үзбәк дәүләт музыкаль театрында тантаналы рәвештә татар-үзбәк дуслыгы кичәсе узган. Ул “Үзбәкстан – уртак йортыбыз” фестивале кысаларында ясалган.

Чараны татар иҗтимагый мәдәни агарту үзәге, Үзбәкстандагы Татарстан вәкиллеге Русия илчелеге катнашында оештырган. Тантанада котлау сүзе белән Татарстан вәкиле Рамил Шакиров, татар үзәге җитәкчесе Вахит Рәкыйповлар чыгыш ясаган. Бу турыда “Фергана.Ру” хәбәр итә.

Интернет-чыганаклар шулай ук бер атна элек Ташкент һәм башка шһәрләрдә «Чак-чак Party» исемле бәйрәмнәр узуын да хәбәр итә. Анысын шундагы татар яшьләре, аларның оешмалары ясаган булган.

XS
SM
MD
LG