Accessibility links

Кайнар хәбәр

Русия олигархы Британиядә шау-шу уятты


Британиядә Русиянең иң бай кешеләренең берсе - Олег Дерипаска катнашлыгы булган хәлләр тирәсендә болытлар куера.

Британия мәгълүмат чаралары илдәге иң төп ике сәяси фирка вәкилләре Русия эшмкәре Дерипаскага тәлинкә тоткан дип яза.

Барысы да Британиянең ике танылган сәясәтчесе - консерваторлар фиркәсеннән Джордж Осборн һәм лейбористлардан хәзерге хезмәт һәм эшмәкәрлек министры Питер Мандельсонның Русиянең өре алюминий ширкәте җитәкчесе Дерипасканың 150 миллион доллар торган җилкәнле көймәсендә булганнан соң башланды. Осборн Русиянең иң бай эшмкәрләреннән булган Дерипаскадан консерваторлар фиркәсе өчен 60 мең евро акча бирүне сораган, ә чит ил ватандашыннан акча алу хокук бозу санала.

Питер Мандельсон
Әлеге көймәдәге чарада катнашкан консерваторларга көндәш фиркәдән булган хезмәт һәм эшмәкәрлек министры Питер Мандельсон 2004 елдан Европа берелегендә сәүдә комиссары булып эшләгәндә Европага керә торган алюминий салым түләүләрен киметү турындагы карары хәзер аңлашыла дип яза җирле массакүләм мәгълүмат чаралары. Чөнки нәкъ Олег Дерипаска җитәкләгән “Русала” оешмасы пошлина киметелсә, елына 50 миллион фунт өстәмә табыш алачак.

Әлбәттә Британиянең ике партия вәкиле Осборн да, Мандельсон да ниндидер хокук бозуларны кире кага. “The Times” газетасының сәясәт белгече Майкл Биньон белдерүенчә, Британия сәясәтчеләренең Русия олигархы белән хәлләре турында ачыктан-ачык сөйләве ул үзләренә дә, аларның партияләренә дә зыян салачак

“Әгәр чыннан да Мандельсон Европа берлегендә комиссар буларак Дерипаска белән сөйләшкәннән соң, алюминий өчен салым түләүләрен киметү турында карар кабул иткән икән, бу чыннан да җинаять булып санала. Ә Джордж Осборн канунсыз рәвештә Дерипаскадан партия казнасына акча алырга тырышкан икән, бу инде консерваторлар партиясе өчен бик күңелсез булачак”, диде Биньон.

Русия эшмәкәре Дерипасканың көймәсендәге очрашуны оештыручы булып Британиядәге банктрлар нәселеннән булган Натаниэль Ротшильд тора. Һәм консерваторлар фиркәсеннән булган Осборнның бу чарадан соң Британия министры Мендельсон белән Русия алюминий хуҗасы Дерипасканың дуслыгы турында сөйләнеп йөрүе Ротшильдның ачуын чыгара. Ул “The Times” газетасына очрашуда Осборн да бар иде һәм шул ул фиркәдән булган Эндрю Фельдман белән Русия эшмәкәреннән үз фиркәсе өчен акча сорады дип хат яза.

Осборн Дерипаска белән очрашуны инкарь итми, әмма акча алуын кире кага.

Әлбәттә дөреслекне бары Русия эшмкәре Олег Дерипаска
гына ачып сала ала. Әмма Биньон әйтүенчә, кризис сәбәпле, 16 миллион доллар акчасын югалткан Русия эшмәкәрен хәзер күбрәк үз проблемалары борчый.

Русия эшмәкәре белән килеп чыккан шау-шу Британиянең сәясәтенә тәэсир итми калмаячак. Хакимияткә килергә тырышкан консерваторлар өчен бу максатларына ирешү өчен киртә була ала.

Чәршәмбе парламентта Британия премьер-министры Гордон Браун бу хәл төптән тикшерәләчәк, диде.
XS
SM
MD
LG