Accessibility links

Кайнар хәбәр

Яшьләргә дәүләт кирәк - II


Римзил Вәли. Узган якшәмбедә Казанда яшәүче татар яшьләренең милли дәүләтчелек турында әңгәмәсе “Азатлык” радиосының “түгәрәк өстәл” сөйләшүендә эфирга чыккан иде. Бүген шушы әңгәмәнең икенче, ахыргы өлешен тыңларга тәкъдим итәбез.

Хәтерегезгә төшерәм, әңгәмәнең беренче өлешендә татар егетләре һәм кызлары милли дәүләтчелекнең кирәклеге турында бәхәсләшкәндә, глобализация шартларында дәүләткә ихтыяҗ кимеде дигән фикер дә яңгырады. Техник университетта укучы Наил Нәбиуллин сөйләшүдә катнашкан һәр кешегә үз җавабын бирсә дә, киресенчә, бәхәс яңадан кызып китте. Хәзер Наил Нәбиуллин, Булат Шаһиев, Саша Долгов, Айзат Шәймәрданов, Эльвира Фатыйхова, Ләйсән Галиеваның фикерләренә колак салыйк.
Наил Нәбиуллин


Наил Нәбиуллин. Минемчә, дәүләт – төрле якларга кагылучы инструмент, мәдәни, сәяси, иҗтимагый, яшәү рәвешен җиңеләйтә торган инструмент. Минемчә, халык дәүләтне үзенең теләкләрен тәэмин итү өчен төзегән. Татарга дәүләт кирәк. Безгә дәүләт нәрсәгә кирәк? Беренчедән, ул безнең хокукларыбызны яклый. Юрист буларак шуны әйтәсем килә, Берләшкән милләтләр оешмасының халыкара документлары буенча юридик яктан безнең дәүләткә хокукыбыз бар. Телне, халыкны саклар өчен нормалар, актлар кабул ителде. Русия аларга кул куйды. Юридик яктан татарга дәүләт кирәк.

Булат Шаһиев. Наил телләрне, милләтләрне саклау турында закон бар дип әйтте. Законнар күп, ләкин ул закон кәгазь һәм теория белән генә чикләнә. Анда нәрсә генә язсалар да, ничек кенә тырышсалар да, халыкта объектив кәнәгатьләнү юк икән, телне саклап булмаячак. Чөнки глобализация объектив кәнәгатьләнүне бетерә. Башка илләрдә яшәгәндә, яхшы эшкә урнашыр өчен инглиз телен яки башка телне белү кирәк. Кеше тормышта үзенең урынын табар өчен әкренләп үз телен югалтачак.

Саша Долгов. Без дәүләтчелекнең киләчәген аңлап бетермибез кебек. Ничек төзеләчәк ул дәүләт, нинди шартларда төзеләчәк. Без моңа төшенә алмыйбыз әле. Дәүләт булса, ул Татарстан кысаларында гына булырга тиеш дип уйлыйбыз. Игътибар итик, Казан ханлыгының җирләре күпме булган, Болгар дәүләтенең җирләре күпме булган. Шулардан чыгып, без үзебезгә дәүләт төзергә тиешбез. Чөнки Гаяз Исхакыйлар, Садри Максудыйлар 1918 елда Идел-Урал дәүләтенең проектын төзегәннәр иде.

Саша Долгов
Ә анда бөтен Идел-Урал халкы керә. Әгәр дә без берләшмибез икән, без үзебезне саклый алмыйбыз. Татарстанның гына татар халкын сакларга көче җитми. Башкортстанда, Удмуртияда, Мордвада, башка милли регионнарда татар халкы күпләп яши. Без бергә булырга тиешбез дип саныйм. Моңа беркем дә каршы түгел, ләкин татарның оешмаганлыгы, ике татар килсә, өч партия төзеп куюы, бөтен кешенең дә түрә булырга ашкынуы, президент булырга теләүе таркаулыкка этәрә.

Булат Шаһиев. Наил татарларның бүгенге хәленең начарлыгы дәүләт булмаудан дип әйтеп китте. Мин бу фикер белән килешмәс идем. Чөнки глобализация процессы бара. Бу шартларда дәүләт кенә халыкны коткара алмый. Нәрсә эшләргә дигән сорау туа. Минемчә, глобализацияне туктатырга. Макдоналдс, миринда, кока-кола – шул баналь нәрсәләр керә, аннары наркотикларны легальләштерү куркынычы килеп баса. Икенче глобализация - ул гарәп-ислам глобализациясе.

Хәзер ул якын Азияда киң таралган. Аның идеялары күбрәк радикаль, аның барышында халыклар югала, үз традицияләрен югалтып бара. Глобализацияга каршы торыр өчен без нишли алабыз? Русия үз ресурсларны гына кулланып аны туктатата ала. Ә Татарстан дәүләт булса, ул кечкенә дәүләт була. Газ аз, урман аз, чиста су бөтенләй юк. Кечкенә дәүләт берничек тә бөтендөнья икътисадыннан читләшә алмый. Шуңа күрә глобализацияне туктатыр өчен Русия составында калып, аның рәсми сәясәтен үзгәртеп, үзебездән торганны эшләргә кирәк.

Наил Нәбиуллин. Европада гарәп глобализациясе бара диде Булат. Ә мин төрки глобализацияне тәкъдим итәм.

Балат Шаһиев. Нинди төрки глобализация?

Наил Нәбиуллин. Без төрки халыклар, безнең телләр бик охшаш. Шуңа күрә, безнең мәдәниятләребез дә охшаш. Шуңа күрә, без бер конфедерациягә берләшеп, бөтен дөнья каршылыкларына каршы тора алабыз. Идел-Урал республикасының нигезе: татар, башкорт, чуваш. Аннары үзбәкләр, казахлар һәм башка төрки халыкларыбыз.
Булат Шаһиев


Булат Шаһиев. Төрки халыклары дигәндә, шундый проблемалар туып килә. Кемдер төрки халыкларга кореецларны кертә. Төрки халыклар антропологик һәм культур ягыннан төрле. Казах белән төрекне бергә куеп булмый. Чөнки аларның икесенең дә мәдәнияте үзгә. Һәрбер халык үзенчәлекле. Нинди идеологияне күз алдында тотасыз? Мәсәлән, Төркиядә төп дин – ислам. Монголияда – буддистлар, казахстанда тәнгечелек белән ислам бәрелештә тора.

Саша Долгов. Сез бик еракка китәсез. Саратовны, Самараны, Оренбургны берләштерү дә бик җиткән.

Элвира Фатыйхова. Минем өчен, дәүләт ул идарә формасы. Икенче чиратта, ул бюджет. Идарә формасы буларак караганда, татар халкы менталитеты, ул көнчыгыш дәүләтләре халыкларының менталитеты белән охшаш. Көнчыгыш дәүләтләрендә тоталитар система. Кирәкме соң безгә дигән сорау туа. Тоталитар системада яшәү миңа кирәкми. Бюджет ягыннан карасак, Булат Татарстан үз- үзен тәэмин итә алмаячак, ди. Минемчә, ул үзен тәэмин итерлек хәлдә. Наил татар теле бетә дип әйтте. Татар телен саклап калу өчен дәүләт кирәкми. Бу һәр кешенең үзеннән тора.

Булат Шаһиев. Шәймиевның конкурентлыкка сәләтле дигән яраткан сүзе бар. Глобализация, капитализм, базар системасы бөтен нәрсәне конкурентлыкка сәләтле булу-булмау ягыннан бәяли. Эльвира мин тоталитар дәүләттә яшәргә теләмим дип әйткән иде. Ләкин тоталитар дәүләт булмаса, демократия булса, татар теле дә конкурентлыкка сәләтле булмаячак. Без Татарстанда нефть бар, теге бар, бу бар дип яши алырбыз. Әмма дөнья икътисадыннан чикләнер өчен ресурсларыбыз юк. Милләтне саклап калу өчен – Россия икътисадын дөнья икътисадыннан чикләү сорала. Бу татарларны гынә түгел, урысларны үзләрен саклау өчен дә кирәк. Әлеге дәүләтләр аны аңламый. Монда иң начар әйбер, – яшьләрнең пассив булуы. Бик күп яшьләр пассив, аларның фикерләре юк.

Элвира Фатыйхова
Наил Нәбиуллин. Минемчә, Русия империясе башка империяләр: Византия, Македон, Рим империясе кебек таркалачак. Русия бүген кризиста. Ә Татар дәүләте булган һәм Татар дәүләте булачак.

Римзил Вәли. шушы киләчәк булсын өчен нәрсә эшләргә кирәк?

Элвира Фатыйхова. Үзебездән башларга кирәк.

Саша Долгов. Сез Татар дәүләтен дөньядан таш стеналар белән аерып куясыз. Алай булырга тиеш түгел. Европада хәзер чикләр дә бетә, акча да бер. Без дә шулай яшәргә, ирекле дәүләт булырга тиешбез.

Наил Нәбиуллин. Күреп торасыз, татар-төрек лицейларын ябалар, милли региональ компоненты юкка чыгара торган закон кабул ителде. Мәктәпләрдә татар теле хәзер ике сәгать кенә укытыла. Шул исәптән, киләчәк буыннар тарихны, телне белмиячәк. Ике-өч буыннан миллилек юкка чыгачак. Татарча белүче яшьләр калмый, шул исәптән, театр да, концерт та кирәкми. Минемчә, урыслашу бик зур темплар белән бара. Татар яшьләре татарча белми, татарча өйрәнергә теләми. Әлбәттә, берничә төркем бар.

Мәсәлән, андыйлар “Шәрык” клубына җыела. Ләкин күпчелек яшьләр татарча белми. Татар халкына юкка чыгу куркынычы яный. 25-30 елдан соң юкка чыгачакбыз. Нигә урамда татар яшьләре татарча сөйләшмиләр? Алар русча сөйләшәләр. Дәүләт башларыбызга төрле-төрле надан сериалларны тутыра, төрле чаралар үткәреп, безне надан ясый. Телевидениебыз юк. Минемчә, ТНВ безнең теләкләрне тәэмин итә алмый. Чөнки бер-ике яхшы тапшыру бар, калганнары надан рухта.

Элвира Фатыйхова. Татар мөхите юк диделәр. Ләкин аны булдыру беренче чиратта үзебездән тора. Әгәр дә без үзебез татарча сөйләшә башлыйк икән, башкалар да безгә иярәчәк.
Айзат Шәймәрданов


Айзат Шәймәрданов. Ислам гаделсезлеккә каршы һәм гадел, дөрес кануннар белән генә яшәргә өнди. Мин Кол-Шәриф фондының директоры Зөфәр хәзрәт белән сөйләштем, ул әйтә: Муса Бигиевның дәүләт төзергә менә дигән китаплары бар.

Эльвира Фатыйхова. Татар телен мәктәпләрдә укыту проблемасы турында әйтәсе килә. Күптән түгел Яшел Үзәннең абсерватория урта мәктәбендә булдым. Оптимизация проблемасы күтәрелде. Шушы урта мәктәптә татар классларны ябып куйганнар. Шушы район магариф бүлеге кая карый? Иң беренче чиратта алардан тора. Журналистлар шул мәсьәләне яктыртырга тиешләр.

Ләйсән Галиева. Эльвира, син барысы да татарларның үзләреннән тора дип әйтәсең. Мәсәлән, күптән түгел Татар яшьләренең өченче бөтендөнья форумы узды. Төрле илләрдән яшьләр килде. Без анда оештыручылар буларак катнаштык. Алар да татарлар бит, Эстониядан килгән яшьләр дә татарлар. Нишләп алар, үзләреннән чыгып, татарча сөйләшмиләр? Алар Эстонияда гаиләләрендә яшиләр, аларның татарча сөйләшүдән файдасы юк.

Эльвира Фатыйхова. Без Татарстан турында сөйләшәбез бит.

Ләсән Галиева
Ләйсән Галиева. Син бит кешенең үзеннән тора дисең. Ә мин сиңа дәүләт кирәк дим. Бүгенге сөйләшүдә дә без күпме генә рус сүзләрне кыстырып әйттек. Мин тугыз ел рус мәктәбендә укыдым. Миңа рус телендә сөйләшү җиңелрәк. Мин аны хәзер ничек үзгәртәм? Мин хәзер урамга чыгам һәм рус телендә сөйләшәчәкмен. Мин өйгә кайткач, ял итәсе килә. Телевизорны кабызам, нәрсә карыйм? Муз-ТВ, МТВ.

Элвира Фатыйхова. Татарча китап бар, театр, “Шәрык” клубы.

Ләйсән Галиева. Мин анда йөрим. Ә аннан тыш?

Римзил Вәли. “Яшьләр тукталышын” кара.

Ләйсән Галиева. Ул атнага бер тапкыр гына чыга.

Айзат Шәймәрданов. Татар яшьләре форумында яшьләр татарча сөйләшмәде. Димәк, татар теле бик берләштерми дигән сүз. Мәсәлән, мин башкалар белән урыс телендә сөйләштем.

Римзил Вәли. Дөньяда күп нәрсә белдем, урыс теле аркылы дип өйрәндегез форумда, шулай бит?

Элвира Фатыйхова. Алай булса, Татар яшьләре форумы дип атамаска иде.
Римзил Вәли. Глобализация шартларында дәүләткә дә таянырга, һәркемнең үз милләтенең, җәмгыятьнең үзенчәлекләрен дә сакларга кирәк. Әмма бу мәсьәләдә уртаклык һәм гомуми стандартлар юк. Һәр дәүләт, һәр җәмгыять, һәр милләт үзе теләгәнчә һәм булдыра алганча тырыша, яки тырышмый. Татарлар һәм алар яшәгән илләр, төбәкләр никадәр заманча дәүләтчә тормыш итүе үзе бер аерым тема.
Бу әңгәмәдә катнашкан егетләр һәм кызлар милләт күтәрелеше, дәүләт эшләрендә катнашу өчен конкрет гамәлләргә дә, җентекле сөйләшүләргә дә әзер. Гасырлар буе газапланып, моңаеп гомер иткән халкыбыз исән калган һәм ул үз язмышын үзе хәл итәргә тели. Илфак Шиһаповның Илсөя Бәдретдинова башкарган җыры да хәзерге яшьләрнең рухына туры килә. Шуңа күрә ул татар яшьләре җыеннарында еш яңгырый.

Кул селпәсә якын дусларың
Ул егылды, тормас диеп,
Шатлансалар дошманнырың, булмас диеп.
Өметен өзсә туганнарың
Ул безнеке түгел диеп,
Сөйгән кешең китсә,
Ул таш күңел диеп,
Бар кешне җыеп, торып бас,
Бер егылып торган, егылмас,
Алга атлап,
Бер генә килми җиргә яз.
Бар кешне җыеп, торып бас,
Бер егылып торган, егылмас,
Алга атлап,
Бер генә килми җиргә яз.
Юлда егылулар җиңел.
Авыр килеп торулары.
Тайгап юлдан
Туры атлап барулары.
Кул селпәгән дуслар боз түгел.
Ташлап киткән ярлар чит яр.
Бер егылгач туры алсаң
Өметең бар.
Бар кешне җыеп, торып бас,
Бер егылып торган, егылмас,
Алга атлап,
Бер генә килми җиргә яз.
Бар кешне җыеп, торып бас,
Бер егылып торган, егылмас,
Алга атлап,
Бер генә килми җиргә яз.

XS
SM
MD
LG