Accessibility links

Кайнар хәбәр

Мәскәү мәдәни үзәгендә классик музыка яңгырады


Альбина Шаһимортова һәм Наилә Фатехова
Альбина Шаһимортова һәм Наилә Фатехова

Мәскәүнең мәдәни үзәгендә «Рух» продюссер оешмасы классик музыкага багышланган очрашу уздырды.

25 октябердә, «Рух» продюссер оешмасы Мәскәүнең татар мәдәни үзәгендә классик музыкага багышланган очрашу уздырды. Мәдәни үзәктә бу әле беренче тәҗрибә. «Рух» продюссер үзәге җитәкчесе җырчы һәм композитор Наилә Фатехованың әйтүенә караганда, мондый очрашулар мәдәни үзәктә 3 айга бер мәртәбә уздырылачак. Беренче очрашу да бик уңышлы узды дип әйтергә була.

Беренчедән, бу концертта Чайковский исемендәге бәйгедә җиңеп чыккан, бүгенге көндә Американың Хьюстон шәһәрендә яшәп иҗат итүче, дөньяга танылып килүче яшь җырчы Альбина Шаһимортова катнашты. Тамашаны оештыручылар аның Мәскәүдә бары тик берничә сәгатькә генә тукталасын белеп, очрашуны да Альбина вакытына тәгәенләп төзегәннәр. Концертта шулай ук Ивановадагы музыка театры солисты, Казан консерваториясен тәмамлаган Азнакай кызы Раушания Хаҗиева, Гнесиннар исемендәге музыка акдемиясе аспиранты баянчы Илдар Сәләхов катнашты. Татарстаннан Рөстәм Монасыпов «Вива музыка» оркестрына кушылып, скрипкада Фәрит Яруллинның «Шүрәле» балетыннан вальс уйнады. Концертта шулай Мәскәү консерваториясе каршындагы музыка мәктәбендә фортепьяна классында белем алучы Казан кызы Сәрия Рахмани, шулай ук Гнесиннар исемендәге музыка академиясендә белем алучы Уфа егете Рэдек Ефримов, Татарстанның атказанган артисткасы Роза Хабибуллина да чыгыш ясады.

Раушания Хаҗиева
Тамаша залында халык күп иде. Һәм иң кызыгы сәхнәдән яңгыраган барлык әсәрләр дә микрофонсыз башкарылды. Оркестрга кушылып җырлаган Альбина Шаһиморатова күпчелек арияләр башкарды. Бары тик «Бөдрә тал» җыры гына татарча яңгырады. Тавышының чисталыгына гәҗәпләнгән халык Альбина Шаһимортованың җырлавын алкышлап кабул итте. Бәлки шуңа күрәдер дә Альбина иң яхшы тамашасы татарлар диде. Дөнья күләм чыгышларын бик күп булуын әйтеп ул, әле генә Казанга Париҗдан кайтып килүем, бик арыдым, диде. Операдан арияләрне Америкада, Австриядә, Италиядә, Кореяда, Германиядә башкаруын әйтте.

Альбина Шаһиморатованы каршылаган кебек, Мәскәү тамашачысы Ивановадан килгән Раушания Хаҗиевага да алкышларын кызганмады. Шунысын да әйтергә кирәк, Раушаниянең репертуарында татар җырлары күбрәк иде. Ул тумышы белән Азнакай якларыннан. Казан консерваториясен тәмамлаганнан соң ул биш ел инде Ивановада эшли икән. “Миңа Мәскәү тамашачысы бик ошады, чакырыгыз гына, шунда ук килеп җитәрмен”, диде Раушания.

Тамашачы бу очрашудан бик канәгатъ калды. Тәнәфес вакытында фикер алышуларда Татарстаннның Русиядәге вәкиле Назиф Мириханов бу тамаша вакытында үзе өчен өч ачыш ясаганын да белдерде. “Беренчесе – безнең халык классик музыканы ярата икән. Икенчесе – яңа башкаручыларны күрдек, таныдык. Өченчесе – «Рух» продюссер үзәге җитәкчесе Наилә Фатехова үзенең яхшы оештыручы булуын исбатлады”, диде Назиф Мириханов.
XS
SM
MD
LG