Accessibility links

Кайнар хәбәр

Иран хәрби диңгез көчен арттырырга планлаштыра


Тәһран - бүген Иран диңгездәге саклану көчен арттырачагын игълан итте.

Иран кораллы көчләре генераль башлыгы сүзчесе Абдулрахим Мусави, Һөрмез бугазы, Умман диңгезе һәм Һинд океанындагы хәрби көчен арттырачагын белдерде. Мусәви, Һөрмез бугазы һәм Умман диңгезенең көнчыгышында булдырылачак хәрби ныгытмалар белән дошман тарафыннан киләчәк һөҗүмнәрнең тукталычагын белдерде.

"Иранга диңгездәге хәрби көчен ныгытырга вакыт җитте", дип белдергән Мусәви. "Элек төбәктәге дошман янавына каршы чаралар күрергә тырыша идек, хәзер чит илләрнең янавына каршы үз мөмкинчелекләребезне ныгытырга тиешбез", диде ул.

Иран кичә, Һөрмез бугазы һәм Умман диңгезе арасында стратегик көчкә ия Җаск портына яңа хәрби ныгытмасын урнаштырган иде.

Тәһран моннан элек, АКШ һәм Израильдән ихтимал һөҗүмнәргә каршы, Һөрмез бугазын ябу белән янаган иде. Дөнья нефтеның 40 % әлеге бугаз аша уза.
XS
SM
MD
LG