Accessibility links

Кайнар хәбәр

Төркмәнстанның элекке Саклану министры иректә


Ашгабад - Төркмәнстанның элекке Саклану министры Сапармурат Сәедов иреккә чыгарылды. Азатлык радиосының төркмән бүлеге белдерүенчә, 66 яшьлек Сәедов якшәмбе көн төрмәдән чыгарылган. Сапармурат Сәедов Төркмәнстанның элекке президенты Сапармурат Ниязовны үтерергә планлаштыруда гаепләнеп, 2003 елда кулга алынды. Аңа 6 ел төрмә җәзасы бирелгән иде.

Сәедов 1992-96 еллар арасында Төркмәнстан саклану шурасының башлыгы булып эшләгән иде. Сәедов элекке ил президенты Сапармурат Ниязовны үтерергә планлаштыруда гаепләнгән дисләгән кеше арасында, Төркмәнстанның сәясәттәге 2нче мөһим шәхеснең берсе иде.


XS
SM
MD
LG