Accessibility links

Кайнар хәбәр

Грузия әгъзалык мәсьәләсендә НАТОдан җавап көтә


Осло - Грузия президенты Михаил Саакашвили, НАТО Грузияне берлеккә әгъза итү мәсьәләсендәге җәвабын ачык итеп бирергә тиеш дип белдерде. Саакашвили әйтүенчә, әгъзалык мәсьәләсендә булган төрле караш һәм билгесезлек август аенда Русия белән Грузия низагын китереп чыгарды.

НАТО башта Грузиягә берлеккә әгъзалык планын башлатырга вәгъдә бирсә, Бухарестта узган соңгы НАТО җыенында бу план кичектерелә, диде. Саакашвилли әйтүенчә, Русия белән булган зур низаг берлектәге кайсыбер НАТО әгъзаларын бу мәсьәләне кичектереп тору карарына этәргән.
XS
SM
MD
LG