Accessibility links

Кайнар хәбәр

Уфада Ырымбур башкортлары көннәре башлана


6 ноябрь көнне Башкортстанда Ырымбур өлкәсе башкортлары мәдәнияте көннәре башлана.

Башкортстан Мәдәният һәм милли сәясәт министрлыгында шушы уңайдан чәршәмбе көнне киңәшмә булып үтте. Сөйләшүдә Уфада үтәчәк бихисап мәдәни чараларга әзерлекнең тәмамлануы турында әйтелде. Бөтендөнья Башкорт корылтае белән Башкортстан мәдәният һәм милли сәясәт министрлыгы берлектә оештыручы бу зур күләмле чара хәзер гадәткә кереп бара инде. Узган елда Уфада Чиләбе өлкәсе башкортлары өчен шулай зурлап бәйрәм чаралары оештырылган иде.

Ырымбур өлкәсе башкортлары бәйрәме 3 көн дәвам итәчәк. “Бәйрәм программасында төрледән-төрле чаралар каралган”, ди Башкортстан Мәдәният һәм милли сәясәт министрлыгы белгече Алсу Сиргалина.

Соңгы елларда күрше Ырымбур өлкәсе белән Башкортстан арасында икътисадый бәйләнешләр дә, мәдәни багланышлар да шактый җәһәт үсә башлады. Моңа ике арадагы килешүләр дә зур этәргеч бирә. Башкортстанның Ырымбурдагы даими вәкилчелеген ачу да мөһим адым булды. Әлеге вәкилчелек вазыйфаларын Ырымбурдагы «СБС» дип аталган ширкәт башкара.

Даими вәкилчелек үзара сәүдә итешү күләмен арттыруга да үзеннән зур өлеш кертә башлады. Узган елда ике арадагы сәүдә әйләнеше 3 миллиард сумнан артып киткән. Әлеге күләмне тагын да үстерү өчен мөмкинлекләр җитәрлек. Былтыр җәй ике төбәк арасында биш елга тәгаенләп төзелгән Килешү дә үзара хезмәттәшлекне киңәйтүгә уңайлы шартлар булдыра.
XS
SM
MD
LG