Accessibility links

Кайнар хәбәр

Америка консулы килде


7 ноябрь Уфага Американың Екатеринбургтагы генераль консулы Тимати Сэндаски килде.

Ул бу вазифага август аенда гына керешкән, шуңа сәфәренең максатын Башкортстан белән танышу дип белдерде. Кунакны республика йортында Башкортстан президенты кабул итте. Мортаза Рәхимов Америкада узган сайлаулар белән котлаган. Фикер алышуда республикага Американың зур инвесторларын җәлеп итү турында сүз барган. Генераль консул президент белән очрашудан җылы тәэсирләр алуын белдерде.

Генераль консул берничә ел элек АКШка җиһат игълан иткән баш мөфти Тәлгать Таҗетдин һәм башкала хакимияте җитәкчесе Павел Качкаевлар белән дә очрашачак.

XS
SM
MD
LG