Accessibility links

Кайнар хәбәр

Иске чиновникка яңа белем


Русиялеләрнең күпчелеге хакимияткә яңа эшчеләрне җәлеп итәргә кирәк дип саный. Татарстан министрлары киләчәкне күзаллап фикерләргә өйрәнә.

“Стратегик фикерләү” дигән курс иң югары урыннарда утыручы идәрәчеләргә исәпләнгән. Министрлар, аларның урынбасарлары һәм оешма җитәкчеләре 3 көн дәвамында Мәскәү бизнес-мәктәбе укучыларыннан белем алачак. 116.ру сәхифәсе язуынча, бизнес-дәресләрне Татарстан хөкүмәте үз хисабына уздыра.

Билгеле булганча, заманага туры китереп эшли алырлык чиновникларның җитмәве турында һәрдаим ассызыкланып киленә, хәтта аларның саны хәттин ашкан булса да. Дәүләт үз акчасына яшьләрне чит илдә укытып кайтару программаларын да булдыра. Әмма уңай нәтиҗәсе әлегә сизелми.

Мисал өчен, җәмәгатьчелек фикерен өйрәнү үзәге оештырган сораштыру күрсәткәнчә, русиялеләрнең 55% хакимият оешмаларына яңа идәрәчеләрне китерү кирәк дип әйткән. Алар бүгенге җитәкчеләргә караганда, Русиядә тагын да яхшырак идәрә итүче сәяси көчләр бар дип саный. Аеруча да яшьләр һәм югары белемле русиялеләр бүгенге элитага тәнкыйть белдерә. Аларның күпчелеге хакимияткә перспективалы яшьләрне китерү уңай тәэсир итәр иде дигән фикердә тора.

Шул ук вакытта пенсионерлар һәм мәскәүлеләр белән питербурлылар алай уйламый. Бүгенге хәл аларны канәгатьләндерә. Әлбәттә Русиянең башка төбәкләре белән чагыштырганда Мәскәү белән Питербурда хезмәт хаклары һәм пенсияләр дә берничә тапкырга югары булу сәбәпле халык тормыштан канәгать.

Ә менә төбәкләрдә хәл бөтенләй үзгә. Аеруча да Мәскәүдән ерак булган өлкәләр хакимияткә һәм хокук саклау оешмаларына яңа идәрәчеләр кирәклеген искәртә. Мисал өчен Ерак Көнчыгыштагы халыкның 67% төбәк хакимиятенә яңа эшчеләрне китерү теләген белдергән.

Әмма дәүләт оешмаларына кемне кую дигәндә карашлар бик үзгә. Күпләр сәясәт һәм җәмәгать эшлеклеләре арасында андый кешеләр күп дип саный. Шулай ук өре ширкәт җитәкчеләре, эшмкәрләрне хакимият идәрәсендә күрергә теләүчеләр дә шактый.

Әлбәттә финанс кризис сәбәпле, хәзер күп кенә оешмалар яңа хезмәткәрләрне алу яклы түгел. Бер яктан замана таләпләренә туры килерлек идәрәчеләргә ихтыяҗ булса да, хәзергә бу мәсьәлә әле иң мөһимнәрдән саналмый.
XS
SM
MD
LG