Accessibility links

Кайнар хәбәр

Обама элекке үзәк банк рәисен киңәш шурасына куя


АКШ президенты итеп сайланган Барак Обама элекке үзәк банк рәисе Пол Фолкерны президентка финанс базарларын тотрыклыландыру һәм рецессиядән котылу турында киңәшләр бирәчәк яңа шура рәисе итеп билгеләде.

Бу АКШның икътисадын җанландыру һәм Обама 20 гыйнварда вазыйфага керешкәндә аның идарәсенең кризиска каршы көрәшкә әзер булуын күрсәтү максатындагы чираттагы адым.

Бу атнада Обама Үзәк Банкның Нью-Йорк бүлеге башлыгы Тимоти Гайтнерны финанс министры итеп, элекке финанс министры Лоренс Саммерсны Дәүләт икътисадый шурасы башлыгы итеп билгеләде.
XS
SM
MD
LG