Accessibility links

Кайнар хәбәр

Сталинны изгеләштергән атакай эштән китә


Ленинград өлкәсе Стрельна шәһәрендәге Изге Ольга чиркәве атакаеның табыну өчен чиркәүгә Сталин сүрәте ясалган иконаны чыгаруы күпләрне гаҗәпкә калдырган иде. Аткайның эштән китәчәге мәгълүм булды.

Чиркәүгә килүчеләрнең күпчелеге Сталин иконасының чиркәүдә куелыуна канәгатьсезлек белдергәч һәм аңа табынудан баш тарткач, Изге Ольга чиркәвеннән Евстафий атакай ул сүрәтне кеше күзенә “бәрелеп” тормаган җиргә күчергән иде. Әмма аннан җәмәгатьчелек басымы нигезендә, иконаны өенә алып китәргә мәҗбүр булган.

Коммунистлар инде күптәннән Русия православ чиркәвеннән Сталинны изгеләштерүне сорап килә. Питербур коммунистлары җитәкчесе Сергей Маленкович: “без беркайчан да моннан баш тартмыячакбыз һәм атакай коммунистларның фикерен искә алып эшләгән”, ди.

Русия православ чиркәве атакайның бу гамәлләрен тәнкыйтьләп чыкты. “Сталинны изгеләштерү бу бит аның режимы вакытында үлгәннәрнең истәлеген хөрмәтсезләү була, ә ул вакытта иң күбе нәкъ руханилар үтерелгән”, ди Мәскәү патриархаты матбугат үзәге җитәкчесе Владимир Вигилянский.

Аның сүзләренә караганда, изгеләштерелмәгән кеше иконасын чиркәүгә куярга беркемнең дә хокукы юк һәм бу эшне Питербур митрополиты тикшерәчәк.

Шул ук вакытта Сталинны изгеләштергән чиркәү атакаеның эштән китү турында да мәгълүм булды.
XS
SM
MD
LG