Accessibility links

Кайнар хәбәр

Медведев Русия мәхкәмәләренә үзгәреш тәкъдим итте


Бөтенрусия хәкимнәре корылтаенда чыгыш ясап, Русия президенты Дмитрий Медведев илнең хөкем системасына үзгәрешләр тәкъдим итте. Медведев хәкимнәрне белемнәрен тикшерү - аттестация аша үткәрмичә, чикләнмәгән вакытка билгеләүне тәкъдим итте. Эшләрендә хилафлык табылган хәкимнәр урыннарыннан шунда ук куылсын, аттестация вакытын көтмәсен, диде Медведев.

Халыкның мәхкәмәләргә ышанычын арттыру өчен президент хәкимнәрнең эшен җәмагатьчелеккә ачык итәргә, моның өчен интернетны куллынырга тәкъдим итте. Шулай ук халыкның хокук өлкәсендә белемен арттыру зарур. Белеме булмаган халык мәхкәмә алдында куркып кала, диде президент.
XS
SM
MD
LG