Accessibility links

Путинга бирелгән сорауларга Башкортстан рәсмиләре җавапта


Русия премьер-министры Владимир Путинның атнакич халык белән аралашуы Башкортстан җәмәгатьчелегенең дә игътибар үзәгендә.

Башкортстан президенты Мортаза Рәхимов көне-сәгате белән дигәндәй, республика матбугат басмаларына Путинның җавапларына үз фикерен белдерергә ашыкты. Ил премьерының барлык фикерләре белән дә килешүен әйтә Рәхимов әфәнде. Шул ук вакытта Башкортстан да икътисадый төшенкелек чорын аз югалтулар белән үтә алыр, дигән ышанычта ул.
Әлбәттә, Владимир Путинның ил халкы белән бу юлы аралашуы Башкортстан ягы өчен бик үк күңелле булмады. Чөнки Путинга беренче сорау ук Башкортстаннан иде һәм ул шикаять сыйфатында булды. Белорет районының Тирлән авылыннан 27 яшьлек ир, Путинга мөрәҗәгать итеп, эшсез калуын, яшь гаиләсен тәэмин итә алмавын җиткерде. Мондый белдерүләрнең Башкортстаннан башка елларда яңгыраганы юк иде. Сораулар бирелгән очракта да, тикшерелеп кенә бирелә иде. Ләкин бу юлы сорауларны цензура иләгеннән үткәрә алмаганнар күрәсең.
Путинга Башкортстаннан тагын бер сорау шулай ук шикаять эчтәлекле иде. Ул гарип бер кызга кагылышлы булды. Путинның халык белән аралашуы тәмамлануга ук, Башкортстан җитәкчеләре әлеге проблемалы хәлләрне контрольгә алырга вәгъдә бирде. Хөкүмәт рәисе Раил Сарбаев та, халыкны социаль яклау министры Фидус Ямалетдинов та шушы мәсьәләләр уңай хәл ителәчәк, дип белдерергә ашыкты.
XS
SM
MD
LG