Республикадагы иң зур 250 ширкәтнең 30-ы җитештергән әйберләрен сата алмый. Нәтиҗәдә 9 завод туктарга мәҗбүр булган. Банк кредитлары алалмаган 28 ширкәттә кыска вакытлы эш сәгатенә күчкәннәр. Эшләр болай барса, алдагы елда 52 000 кешегә эшсез калу яный.
Дөньяда барган финанс кризисының ачы җимешләре артканнан-арта бара.