Accessibility links

Кайнар хәбәр

Сарбаевка җинаять эше ачылырмы?


Сибай прокурорын үтереп хөкем ителгән Нуриәхмәт Шаһиевның Русия президентына мөрәҗәгать юллады.

Анда Сибай юл хәвефсезлеге хезмәтенең экс-башлыгы Нуриәхмәт Шаһиев прокурорны үтертүдәге төп заказчыны атаган иде. Ул Башкортстан хөкүмәте җитәкчесе Раил Сарбаев. Раил Сарбаев нәкъ шул елларда Сибай районы хакимияте башлыгы булып эшләгән иде. Ул мөрәҗәгать уңаеннан Мәскәүнең позициясе әлегә билгеле түгел.

Санкт-Петербург адвокатлары бюросы әгъзасы Юлия Юрьева гына бу уңайдан интернетта фикерләре белән бүлешкән. Аңа караганда, Нуриәхмәт Шаһиевны алдауны ачыклау детекторында тикшерәчәкләр. Аның сүзләре дөрес дип табылган очракта, җинаять эше ачылырга тиеш. Шул уңайдан Башкортстан президенты аны вазифасыннан читләтеп торырга бурычлы. Читләтмәгән очракта тикшерүчеләр мәхкәмәгә мөрәҗәгать итәргә тиеш.
XS
SM
MD
LG