Accessibility links

Кайнар хәбәр

КамАЗда бер айлык мәҗбүри ял башланды


КамАЗда 19 декабьдән 19 гыйнварга кадәр мәҗбүри ял. Бу вакыт эчендә кайберәүләр кая да булса эшкә урнашып, аз булса да акча табарга өметләнә.

Ширкәт тәкьдим иткән 1 айлык ялны эшчеләр һәм хезмәткәрләр ни рәвешле уздырырга җыена? Кайберәүләр кая да булса эшкә урнашып аз булса да акча табарга өметләнә икән. Кризиска кадәр Чаллы шәһәрендә җыештыручылар, себерүчеләр, йөк бушатучылар кирәк дигән игъланнар күп булса, хәзер мондый белдерүләр юк диярлек.

КамАЗда эшләүче элекке авыл кешеләре ял вакытында яңа шөгыль тапканнар. Алар, якын-тирә авылларга барып, анда сыер, сарык, ат яки дуңгыз сатып алып, аны ит итеп Чаллыга алып килеп саталар икән. Әлбәттә, табыш булырлык бәя белән. Шушы кәсепләре хакында сөйләүне сорагач, дәррәү баш тарттылар. Чөнки алып сатарларның бу гөмәлләре салым инспекциясенә һәм мал табибларына мәгълүм булырга тиеш түгел. Яшерен рәвештә үз машиналары белән кеше ташырга теләүчеләр дә күбәя. Такси хезмәте артса да, аңа утырырга теләүчеләр азая. Сөйләшкән кешеләр КамАЗ булмаса, Чаллыда яшәүнең мәгьнәсе юк, тизрәк эшкә чыгасы иде, диләр.

Хөсәен Хаматов КамАЗның кою ширкәтендә төзәтүче булып эшли. Ул 31 декабрьгә кадәр шушында эш белән тәэмин ителгән. Хамматов эшсезлек вәзгыятендә чит илләр капитализмын гаепли.

Элекке кризисларны Хөсәен Хаммитов бик җиңел кризислар булган дип саный. Чөнки ул вакытта ипотека, кредит алып бурычка бату күренеше булмаган.

“Кайбер гаиләдә 3-4 кеше КамАЗда эшли. Андыйларга бик авыр”, ди Хамматов.
XS
SM
MD
LG