Accessibility links

Кайнар хәбәр

Кемнең сүзе үтемлерәк?


Икътисади кризис сәбәпле, Татарстан җәмәгать пулатына халык белән эшләү шартларын үзгәртү бурычы куела. Чиновникларга караганда аларның сүзләре үтемлерәк булачагы әйтелә.

Татарстан җәмәгать пулатының еллык җыелышында катнашкан республика парламенты җитәкчесе моңа аеруча да басым ясады.

“Сез халык вәкилләре. Һәм шуңа җәмәгать пулатының эше бүгенге көндә бик мөһим. Алар хакимият фикерен җиткерергә тиеш, чөнки сезнең сүзне яхшырак кабул итәчәкләр”, диде Мөхәммәтшин.

Аның әйтүенчә, иҗтимагый оешмаларга халык күбрәк мөрәҗәгать итә. Шуңа ул киләчәктә җәмәгать пулатының вәкаләтләрен арттыру турындагы канунны камилләштерү турында уйлаячакларын әйтте.

Мөгаен бу канунны камилләштерү, кризис шартларында җәмәгать пулатының халык белән эшләвен тагын да арттырырга тиеш булачак.

Tатарстан җәмәгать пулаты җыелышы
“Киләсе елда икътисади өлкәдә булган авырлыклар сәбәпле, эшне үзгәртергә кирәк дип уйлыйм”, диде җәмәгать пулатының рәисе Илгиз Хәйруллин. Ул аерым нечкәлекләргә тукталмаса да, җәмәгать пулаты әгъзасы Юрий Алаев 2009 елның беренче ярты еллык планга үзгәрешләр кертергә кирәклегенә басым ясады.

“Җәмәгать пулаты буларак без җаваплылыктан китәргә тиеш түгел һәм яз көнне килеп чыгарга мөмкин социаль каршылыкларга үз мөнәсәбәтебезне белгертергә зарурбыз. Зыян күргәннәрнең хәлен яхшырту, һөнәр берлекләре белән эшләү кирәк”, диде ул.

Татарстан парламенты җитәкчесе Мөхәммәтшин исә ул кризисның Русиядә яисә Татарстанда тумавын һәм шуңа хакимитяне гаепләү дөрес түгеллеген әйтте. Татарстан спикеры Русия җитәкчелеген мактап та узды.

“Без федераль хакимиятне зур резерв фондын туплауда тәнкыйтьләп килдек. Ул чакта акчаларны төбәкләргә бирүен сорадык, үзебез төзибез, дидек. Ярый әле акчаларны ашап бетермәгәнбез”, диде Мөхәммәтшин.

Шул ук вакытта ул Татарстаннан аермалы буларак, Русия җәмәгать пулатының эшен тәнкыйтьләп узды. Аерым алганда, үз-үзләрен күрсәтергә тырышу белән шөгыльләнүен әйтте. Төрмәдәге бер кешене яклап кат-кат телевидениеләрдә чыгыш ясауларын искә алып, Мөхәммәтшин мөгаен ЮКОСның элекке юристы Бахмина турында сүз йөрткәндер.

Ә Татарстан җәмәгать пулаты эшен ул нигезле, һәръяклап уйланылган дип басым ясады.

Җәмәгать пулаты җитәкчесе Илгиз Хәйруллин исә хакимият белән эшләве җиңел булуын яшермәде. Әмма җәмәгатьчелек фикерен туплау гына әлегә авыр икән.

“Кешеләр күбрәк үз сораулары белән килә. Әлбәттә ул да кирәк. Әмма күпләр үз эшләрен җәмәгать пулаты аркылы эшләмәкче була. Мисал өчен ветераннар оешмасы үз соравы белән безгә килә. Ә нигә алар үзләре аны хәл итми”, дип өсти җәмәгать пулаты рәисе Хәйруллин.
XS
SM
MD
LG