Accessibility links

Кайнар хәбәр

Русия Сүрия һәм Либиягә җир ракеталары саткан


Мәскәү - Русияның көндәлек Ведомости газетасы хәбәренә караганда, 250 миллион долларлык килешү нигезендә Русия, араларында Либия, Сүрия һәм Венесуэлла булган 7 илгә ракета сатачак.

Моннан элек Русиянең корал сатучы Рособороно-экспорт фирмасы, "атом корылмаларына булачак һөҗүмнәрне туктата алачак көчкә ия С-300 ракеталарын Иранга сата башлады" дигән хәбәрне кире каккан иде. Төбәктә хәрби тигезсезлек тудырачак дигән шик белән, Израиль һәм АКШ, Якын көнчыгыштагы илләренә корал сатылуына каршы чыга.

Газета Мисыр, Бирманиа, Вьетнам һәм Төрекмәнстанның Русиядән С-125 Печора-2М ракеталары алуын белдерә. Рособороно-экспорт фирмасы бу хакта рәсми белдерү ясамады.

Рәсмиләр советлар вакытында еш кулланылган ракеталарның, гади ләкин бик көчле системага ия булуын белдерә.

XS
SM
MD
LG