Accessibility links

Кайнар хәбәр

Казанда Ирек Мортазин кыйналган


Дүшәмбе кич Казанда Татарстан президентының элекке матбугат вәкиле Ирек Мортазин кыйналган.

"Эхо Москвы" радиосы хәбәр итүенчә, билгесез кешеләр Мортазинны бейсбол таяклары белән кыйнап аның башы, аяклары һәм кулларын яралаган. Мортазин бу һөҗүмне үзенең эшчәнлегенә бәйли.

Ирек Мортазин сентябрь аенда интернетта Миңтимер Шәймиев үлеме турында ялган мәгълүмат таратуда гаепләнә. Журналистка каршы җинаять эше ачылган. Узган атнада Мортазин Татарстан президентының тикшерүгә җибәрелүен таләп иткән иде.
XS
SM
MD
LG