Accessibility links

Кайнар хәбәр

Узган ел нинди вакыйгалар белән истә калды?


Кайчан гына башланган 2008 ел да җилдереп кенә үтеп тә киткән, хәзер аны да тарих тузаны баса башлый инде. Башкортстан халкы өчен, аерым алганда татарлар өчен нинди вакыйгалары белән истә калды соң ул?

Башкортстандагы мәдәният һәм сәнгать, әдәбият тормышы шактый җанлы булган узган елда. Танылган язучыларның юбилей тантаналары, төрле әдәби-музыкаль кичәләр бихисап, саный китсәң. Шулай да узган елның башында ук бер атаклы шагыйрьнең – Фәрит Габдерәхимнең 75 яшьлек юбилееның берничек тә билгеләнмәве күңелне кырды. Гадәттә, андый юбилейлар дәүләт, хөкүмәт ярдәмендә оештырыла һәм зурлап билгеләнә. Ләкин Фәрит Габдерәхимнең республикада Татар язучылары оешмасын булдыру өчен, дистә елдан артык тырышып һәм мәхкәмәләшеп йөрүләрен гафу итә алмаганнардыр инде.

Башкортстан язучылар берлегендәге Татар язучылары берләшмәсе шактый уңышлы гына эшләде былтыр. Дистәдән артык районга чыгып, андагы яшь иҗатчылар белән очрашулар, аларның кульязмаларын тикшерүләр оештырылды. Кайбер каләм әһелләре Язучылар берелегенә әгъзалыкка тәкъдим ителде. Язучылар эшчәнлегендә күренекле татар шагыйре, Башкортстанның халык шагыйре Марат ага Кәримовның өлеше зур. Сиксәнне куаласа да, яңа елда да кул кушырып утырмабыз дип ышандыра ул. “Азатлык” тыңлаучыларына үзенең котлауларын да ишеттерде Марат Кәримов.

“Сугыш елларында да сыеры булган кеше исән калган, без дә исән булырбыз әле”, ди ул һәм барлык милләттәшләргә иң изге теләкләрен юллый.

Былтыр Башкортстан татар каләм әһелләре өчен шактый җимешле ел булган. Үзнәшер юлы белән байтак китапларын нәшер итүгә ирешкән алар. Шулай да иң дәрәҗәлесе Башкортстан дәүләт “Китап” нәшриятында үз китабың басылып чыгу, әлбәттә. Менә бу тәңгәлдә дә узган ел башка еллардан күпкә яхшырак булган. “Китап” нәшриятының мөхәррире, танылган татар журналисты Динә Морзакаева әйтүенчә, быел нәшриятта татар телендә егермегә якын китап ташка басылган. Алар арасында күпчелеге әдәби китаплар булса, уку-укыту әсбаплары, татарча дәреслекләр дә бар.

Сәнгать өлкәсендә Башкортстан татарлары өчен шулай ук шактый уңышлы булды дип әйтергә мөмкин узган елны. Күренекле артистларның юбилей тантаналары, иҗат кичәләре үтте. Уфа “Нур” татар дәүләт драма театрының һәм Туймазы татар дәүләт театрының дистәгә якын артисты атказанган исемнәрен алды. “Нур” театрының актрисасы Римма Ключарева нәфис сүз осталарының яңарак Уфада узган республика бәйгесендә җиңеп, гран-при яулады. Танылган җырчы Айдар Галимов Казанда “Татар җыры” халыкара бәйгесендә чираттагы тапкыр җиңү яулап, тугызынчы тапкыр “Алтын барс” сынын алуга иреште. Талантлы җырчы Фәдис Ганиевка исә күптән лаек булган “халык артисты” исеме бирелде.

Соңгы елларда, нигездә, Мәскәүдә яшәүче танылган композитор Рим Хәсәнов өчен дә уңышлы булды 2008 ел. Иң уңышлы иҗат җимеше дип яшь җырчы Алсуның татар телендәге альбомын чыгаруны исәпли ул.

Башкортстан татарларының күңелен кырган хәлләрдән узган елда татар кызларының “Нәүрүз гүзәле” бәйгесенең оештырылмавын да, Тукай көннәренә багышланган чараларның бик сыек булуын да билгеләп үтү кирәктер.”Нәүрүз гүзәле” бәйгесе матур бәйрәмгә әверелеп барганда гына, абынып куйды. “Азатлык” татар яшьләре берлегенең эше тукталу да сәбәпче булды, моңа билгеле. Иншалла, быел бу юнәлештә эшләр җайга салыныр, дип теләргә кала. Хәер, башка юнәлешләрдә, башка өлкәләрдә дә тормышлар җайга салынсын, икътисадый төшенкелекләр бәкәлгә сукмасын, дип телик.
XS
SM
MD
LG