Accessibility links

Кайнар хәбәр

Газзәдән чит ил ватандашлары чыгарыла


Израиль инде җиденче көн Газзәдәге Хәмәс корылмаларын утка тота. Кичә Хәмәснең сәяси җитәкчеләренең берсе Низар Райян һәлак булды. Фәлестин чыганаклары, хәрби чара башланганнан бирле 400ләп кеше үлде, дип хәбәр итә.

Бүген Газзәдән чит илләр кешеләре, шул санда Русия, Украина, Казакъстан, АКШ һәм Төркия ватандашлары чыгарыла.

Якын Көнчыгышта сәфәрдә булган Төркия премьер-министры Рәҗәп Эрдоан җитәкчеләр белән Газзәдәге хәлләр турында сөйләшүләр алып бара. Каһирәдә Мысыр президенты Хөсни Мөбәрәк белән булган очрашуда, Эрдоан, Израильне хәрби чараны туктатырга һәм Хәмәсне Израиль җирләренә һөҗүмнәрне бетерергә чакырды. Мысырга килер алдыннан Төркия премьер-министры Сүрия һәм Үрдүн җитәкчеләре, шулай ук Фәлестиннәр башлыгы Мәхмүд Габбас белән очрашты.
XS
SM
MD
LG