Accessibility links

Кайнар хәбәр

Кемгә - бәйрәм, кемгә - хәсрәт


Һәр елдагыча, Башкортстанда быелгы Яңа елны каршы алган һәм аңа аяк баскан көннәрдә казалар да арта төште.

Һәр елдагыча, Башкортстанда быелгы Яңа елны каршы алган һәм аңа аяк баскан көннәрдә казалар да арта төште.

Башкортстан Гадәттән тыш хәлләр министрлыгынан хәбәр итүләренчә, соңгы ике тәүлектә Башкортстанда утыздан артык янгын чыккан. Шуларда алты кешенең гомере өзелгән. Күпчелек янгын чыгу очраклары зур шәһәрләрдә - Уфада, Стәрлетамак, Белорет, Салават шәһәрләрендә теркәлгән. Янгын чыгуга әлеге дә баягы исерек килеш саксыз кылану төп сәбәпче булып торган.

Шулай да яңа елга кергәндә Башкортстанда әлегә күңеллерәк хәлләр өстенлек итә. Халык тугарылып китеп ял итә. Кемдер табын артларында кәеф-сафа коруны мәгъкуль күрсә, башкалар актив ялны сайлаган. Кар бик аз булса да, Белорет һәм Архангель районнарындагы чаңгы юлларында ял итүчеләр бихисап. Күп кешеләр андый ял урыннарына юлламаларны җәйдән үк хәстәрләп куйган.

Яңа ел уңаеннан мәдәни чаралар да дәвам итә. Быел, икътисадый төшенкелек аркасында, күп урыннарда танылган җырчыларны чакырып корпоратив кичәләр оештыру шактый кимегән булып чыкты. Шулай да Уфадагы берничә концертта Мәскәү артистлары да катнаша.

Башкортстанның күп кенә ширкәтләре һәм оешмалары 11 гыйнварга кадәр ял итә. Монысы хәвефле түгел. Ә менә берничә мең кешегә яңа ел каникуллары озаккарак та сузылачак. Эштән кыскартылган кешеләр, яңа эш тапканчы, дәвам итәчәк ул яллар. Республиканың иң зур ширкәтләре булган Уфа мотор төзүчеләр заводы, Стәрлетамак, Салават, Туймазы, Благовещен шәһәрләрендәге куәтле ширкәтләрнең йөзләрчә эшчеләрен һәм хезмәткәрләрен эштән бушатачагы нәкь менә яңа ел алдыннан билгеле булды. Әлбәттә инде, мондый яңа ел “күчтәнәче” дөнья икътисадый төшенклегенә генә бәйле түгел, ә ул ширкәтләрдә җитештерелгән малларның сатылмый ятуы, көндәшлектә җиңелүе аркасында да килеп чыкты. Әле алдагы ярты елда да Башкортстан ширкәтләрендә һәм оешмаларында байтак кыскартуларны фаразлый экспертлар.

Шул ук вакытта Башкортстан җитәкчелеге республика икътисадый төшенкелек шартларында әлләни авырлыклар кичермәячәк, дип тынычландыра. Моны журналистлар белән очрашуда премьер Раил Сарбаев та әйтте. Бәйрәм булуына да карамастан, 2 гыйнвар көнне Раил Сарбаев республиканың төньяк-көнчыгышындагы Кыйгы, Балакатай, Салават һәм Мәчетле районнарында эш сәфәрендә йөреп кайтты.

XS
SM
MD
LG