Accessibility links

Кайнар хәбәр

Газзә низагына халыкара игътибар арта


Израильнең Газзәдә алып барган чараларында гади халык югалту кичерә. Xалыкара җәмәгатьчелек исә сугышны туктату өчен дипломатик чаралар күрә.

Израиль танклары Газзә шәһәре тирәсендә Хәмас һәдәфләренә булган һөҗүмнәрен дәвам итә. Ләкин Израильнең "һөҗүмнәр Хәмаска каршы гына юнәлдерелгән" дигән белдерүе белән төбәктәге соңгы вәзгыять арасындагы каршылык кискенләшә бара. Сугыштан иң күп зыян күргән тараф - фәләстинле гади халык.

Рәсми белдерүләргә караганда, һөҗүмнәрдә үлгәннәр саны 500-дән артык. Алар арасында гади халык та бар. Күпчелеге исә балалар һәм хатын-кызлар. Ләкин бу чараларның башы гына. Әгәр хәрбиләр Хәмаска каршы чаралар күрү өчен Газзәнең тар урамнарына керә башласа, фаҗига тагын да куркыныч булачак дип исәпләнә. Израиль баштан ук игълан итүенчә, Хәмасны туктатканчыга кадәр озын мөддәтле чаралар күрергә әзерләнә.

Ә ике ут арасында шәһәрдәге гади халык калды. Газзәдәге коточкыч хәлне Фәләстин арадашчысы Саиб Эрәкат болай аңлата:

"Газзәдә кешелек фаҗигасы бара. Монда 1.5 миллион кеше яши, бу илнең һәрбер квадрат метрына 6 кеше туры килә дигән сүз. Шәһәрдә ут та, су да юк. Халык чыннан да зур фаҗига эченә этәрелгән, ярдәмгә мохтаҗ. Халыкара җәмәгатьчелекнең бу фаҗигага карата битараф калмаячагына өмет итәбез", диде ул.

Израиль хакимияте исә киресенчә, төбәккә тыбби ярдәмнәргә рөхсәт итүләрен, төбәктә фаҗига дип атарлык хәл булмавын алга сөрә.


Шулай да дипломатик тырышлыклар да юк түгел. Солых килешүе турында шартлар тудыру өмете белән Европа Берлегеннән югары рәсмиләр бүген Каһирәгә барды. Каһирәдәге җыенда Хәмас ягының карары мөһим.

Европадан кала, Русия дә төбәккә тарафларны күндерү өчен үз вәкилен җибәрде.

Израиль өстендә һичшиксез зур тәэсер ясарлык көчтә булган ил АКШның дәүләт секретары Кондолиза Райс, Якын көчыгыштагы каршылыкка игътибарын арттыру өчен Кытай сәфәрен туктатып торырга карар кылды.

Райс, Хәмас белән Израиль арасында көчле һәм дәвамлы килешү булдырырга чакырды. Ләкин аның бу адымга әлегә үз тәкъдиме яңгырамады. Икенче яктан, Якын көнчыгышта кабынган бу киеренкелек, Ак Йорт өчен уңайсыз вакытка туры килде. Чөнки иске хакимият вазифансын тәмамлап килә, яңа хакимияткә исә үз вазифасына керешер өчен әле 20 гыйнварны көтәргә кирәк.
XS
SM
MD
LG