Accessibility links

Кайнар хәбәр

Газ низагы Мәскәү һәм Киевтан ничек күренә?


Мәскәү һәм Киев арасындагы газ бәхәсеннән Европа илләрендәге кешеләр зыян күрде. Русия һәм Украинадагы гади ватандашлар бу хәлдә кемне гаепли?

Мәскәүдәге комьпютерчы Сергей Гусев газ бәхәсендә кайсы якның гаепле булуын төгәл әйтә алмый. Рәсми телевидение каналларындага хәбәрләрдә Украинага карата каты белдерүләр янгырап торса да.

Русиянең Украинага газ җибәрүне бөтенләй туктату карары, кайбер Европа илләрен авыр хәлдә калдырды. Бер дистәдән артык илгә газ транзиты туктады. Болгарстан һәм Сербиядә гадәттән тыш чаралар күрелә, Словениядә халык бөтенләй җылысыз калды.

Мәскәүдә яшәүче Сергей Гусев үзе һәм аның гаиләсе бу ял көннәрен җылы фатирында уздыра. Аларга газ бәхәсе турындан-туры кагылмады, Сергей бу таркалашта кайсы якның гаебе күбрәк булуы хакында төгәл фикергә килмәде әле.

"Мин кемнең гаепле булуын әйтә алмыйм, һәркем үз ягын карый. Русия Украина газны урлады, шуңа газ бирүне туктатык, дип әйтә. Ягъни, Украина урлаган кадәр кайтарсын диләр. Икенче яктан, авыр хәлдә калган кешеләр кызганыч. Әнә Днестр буе республикасында вәзгыять кискенләшкән", ди Сергей.

Европа куллана торган газның дүртән бер өлешен Русиядән ала иде. Шушы газның 80% өлеше диярлек Украина аша куыла.

Австрия, Болгарстан, Хорватия, Чехия, Франция, Греция, Маҗарстан, Италия, Македония, Романия, Сербия, Словакия, Словения һәм Төркия Русия газының килми башлавы хакында хәбәр итте. Германия һәм Польшага газ транзиты кимегән.

Русия һәм Украина арасындагы газ бәхәсе бер атнадан артык дәвам итә. Атнакич Брюссельдә, Еврокомиссия катнашлыгында ике дәүләтнең газ ширкәтләре башлыклары очрашты, әмма әлегә мәсьәлә хәл ителмәде.

"Газпром" Украина ягын газ урлауда гаепли. "Нафтогаз" ширкәте моны инкарь итә.

Украинда кайбер җирләрдә җылылыкның кимүе турында әйтелсә дә, бөтен ил буйлап җылылык бирелә. Укрананың төп энергия ширкәте газның кимүе сәбәпле, мазутка күчкән дип хәбәр ителә.

Киевтагы халык бу газ бәхәсәнә төрлечә карый. Бер ханым: "Бездә җылы һәм Европадагы халык мине кызыксындырмый", ди.
Бер ир-кеше: "Бәяләрне Русия куярга тиеш, Европага газ алардан килә, монда ике як хәл итәргә тиеш. Бездә салкынрак хәзер, мин европалыларны кызганам дип әйтә алмыйм", диде.

"Азатлык"ның украин хезмәте үткәргән сораштыру күрсәткәнчә, Киевтагы халыкның 23% гына ягулыксыз калган европалыларны кызгана, 73% кеше Европа Украинага теләктәшлек күрсәткән өчен җәзасын ала дип саный.

Киевтагы глобал стратегияләр институты башлыгы Вадим Карасев, бәхәстән беркемгә дә файда юк, ди.

“Ниндидер карарга килергә кирәк. Әйткәләшеп алдылар, җитәр инде. Бу газ сугышы Русиягә файда китермәде. Европа Берлегенең Украинаны яклавы 2006 белән чагыштырганда күпкә кимесә дә”, ди Карасев.
XS
SM
MD
LG