Accessibility links

Кайнар хәбәр

"Җәннәт” утравын караучы кирәк


Квинсленд штаты “дөньядагы иң яхшы эшкә” халыкара бәйге игълан итте. Җиңүче кеше су коенырга, балык ашатырга, бу хакта интернетка язырга тиеш.

Сүз Автралиядәге Зур каршылык рифлары төркеменә керүче Хамильтон тропик утравын караучы эше турында бара.

Бу эшкә килергә теләүче кешедән бер нинди махсус белем таләп ителмәячәк, бары тик намзәт су астында йөзә белергә, җилкәнле көймәдә йөрергә, шулай ук күргәннәрне кызык, тәфсилле итеп сөйли алырга тиеш.

Квинсленд штатының туризм идарәсе шул рәвешле утрауларны дөньяга танытырга һәм күбрәк турист җәлеп итәргә уйлый.

Зур каршылык рифы утраулары сәхифәсендә, утрау караучысының эш вазыйфалары турында тәфсилле мәгълүмат бирелгән.

Әйтик, тропик утрау караучысы рифларны фотога, видеога төшерергә, аларны интернетка, башка мәгълүмат чараларына урнаштырып барырга тиеш.

Шулай ук аңа утрауларда яшәгән балыкларны ашатырга, бассейны чистартып торырга һәм һава транспорты белән утраулардан почта җыеп йөрергә кирәк булачак.

Гәҗәеп матур урында, Зур каршылык риф төркеменә кергән утрауда, 1500 төрле балык булган урында, кояшлы, җылы җирдә ярты ел эшләгән өчен Квинсленд штаты хакимиятләре 150 мең австралия долларын түләргә җыена (105 мең АКШ доллары).

Шушы эшкә алыну бәхетенә ирешкән кешегә утрауда яшәп торырга зур йорт биреләчәк, шулай ук, очкычта бару һәм кайту юлы да түләнәчәк.

Шушы җәннәтәге сыман утрауда эшләргә теләүче кеше ник нәкъ менә аның бу эшкә лаек икәнен аңлатып һәм Зур каршылык рифлары белән таныш булуын күрсәтеп видео яздырып җибәрергә тиеш.

Видео язмаларны һәм нәмзәт турында мәгълүматларны islandreefjob.com сәхифәсендә кабул итәләр. Бәйге 22 февральгә кадәр бара. Гариза бирүчеләрнең 10-сы сайлап алынырга тиеш. Аларны шушы утрауга чакырып, урында сынаячаклар.

Утрау караучысы урынына кеше эзләү турында игълан чыгуга ук, бу хәбәр дөнья буйлап әйләнеп чыга. Австралия, Европа һәм Русия мәгълүмат чаралары да бу хакта яза.

Кызыксыну белдерүчеләр шул хәтле күп була ки, туризм министрлыгы вәкиле әйткәнчә, игълан чыккан интернет сәхифәгә секундына берничә дистә кеше керә.

Катлаулы сынаулар аша үткән кеше утрау караучы эшенә 2009 елның 1 июленнән керешәчәк.
XS
SM
MD
LG