Accessibility links

Кайнар хәбәр

Сурков: "Төбәк башлыкларын сайлауга кайту булмаячак"


Владислав Сурков (у) сайланган җитәкчеләрнең берсе, Свердловски губернаторы Эдуард Россель белән
Владислав Сурков (у) сайланган җитәкчеләрнең берсе, Свердловски губернаторы Эдуард Россель белән

Дәүләт Думасы язгы утырышында Русиядә губернаторлар турында яңа канун кабул итәчәк һәм "дәүләткә хыянәт" төшенчәсен киңәйтәчәк.

Русиядә губернаторларны сайлауга кире кайту булмаячак, Дәүләт Думасына тавыш бирү турында канун үзгәрәчәк, президент хакимияте "дәүләткә хыянәт" һәм "шпионлык" төшенчәләренең мәгънәсен киңәйтә, диде Русия президенты хакимияте башлыгы урынбасары Владислав Сурков.

Җиңүчеләр үз намзәтләрен үткәрәчәк

Русиядә төбәк башлыкларын сайлауның яңа тәртибенә караганда, республикаларда президентлык яки төбәкләрдә губернаторлыкка намзәтләрне сайлауда җиңгән сәяси партияләр тәкъдим итәчәк. Бу турыда канун өлгесе әзер, диде Сурков.

"Бу хакимият системасында демократияне арттырачак. Сәяси фирка – хакимият белән чагыштырганда күпкә ачыграк бер аппарат", ди Русия президенты хакимияте вәкиле.

Намзәтләргә күп яклаучы кирәкми

Депутатлыкка теркәлү өчен кирәк булган имзалар саны киметелә. Элек намзәт булыр өчен 200 мең имза кирәк булган булса, яңа канун нигезендә 100-120 мең генә кирәк булачак. Шулай ук аз санлы, 30-35 мең әгъзасы булган сәяси партияләр дә теркәлеп эшчәнлек алып бара алачак, диде Сурков.

Бу канун өлгеләре Дәүләт Думасының язгы утырышында каралачак.

Президент хакимиятендә "дәүләткә хыянәт" һәм "шпионлык" төшенчәләренең мәгънәсен киңәйтү турында җинаять кодексына үзгәрешләр әзерләү эше дәвам итә, диде Сурков.
XS
SM
MD
LG