Accessibility links

Митрополит Кирилл Русия патриархы булды


Смоленски һәм Калининград митрополиты Кирилл Мәскәү һәм бөтен Русиянең патриархы булып сайланды.

Сишәмбе Мәскәүдә Рус православ чиркәвенең Олы җыены үтте. Җыенның кичке утырышында яшерен тавыш бирү үткәрелде. Чиркәүнең хисап комиссиясе хәбәр итүенчә, метрополит Кирилл 702 тавышның 508-ен җыйган.

Рус православ чиркәвен 18 ел җитәкләгән Алексий II узган елның декабрендә вафат булганнан соң, аның вазыйфасын башкаручы итеп метрополит Кирилл сайланган иде.

Якшәмбе үткән Әрхәрәйләр җыенында патриарх урынына өч намзәт күрсәтелде: Смоленски һәм Калининград митрополиты Кирилл, Калуга һәм Боровски митрополиты Климент, Мински һәм Слуцки митрополиты Филарет.

Дүшәмбе Олы җыен утырышында Филарет үзенең намзәтен Кирилл файдасына алуын белдерде. Олы җыенның исемлеккә намзәт өстәү хокукы булса да, ул бу форсаттан баш тартты.

Феодосий архиепискобы патриархны җирәбә салып билгеләргә тәкъдим итте. Ләкин бу тәкъдим кабул ителмәде. Нәтиҗәдә патриарх ике намзәт арасында яшерен тавыш бирү юлы белән сайланды.

Кирилл 1946 елның 20 ноябрендә Ленинградта рухани гаиләсендә туган. Урта мәктәпне бетергәч, дини семинария, аннары дини академиядә укыган. Чиркәү иерархиясендә монахтан алып метрополитка кадәр юл үткән.

Ул Рус православ чиркәвенең тышкы мөнәсәбәтләр бүлеген җитәкләде. Ватикан белән эш итте, католик чиркәү белән хезмәттәшлекне арттырырга чакырды. 2007 елда папа Бенедикт 16-нчы белән очрашты.
XS
SM
MD
LG