Accessibility links

Кайнар хәбәр

Омскида Фатих Кәримнең 100 еллыгы билгеләнде


нурия Кучукова
нурия Кучукова

Быел 9 гынварда татар шагыйре Фатих Кәримнең тууына 100 ел тулды. Омскида да шагыйрьнең 100 еллыгын билгеләдләр.

Фатих Кәримнең юбилее башка кайбер танылган шәхесләрнеке кебек зур чаралар белән билгеләнмәсә дә, кайбер төбәкләрдә шагыйрьне искә алу чаралары инде башланды.

Омски ягында да шагырьне белүчеләр, аның иҗаты һәм тормыш юлы белән кызыксынучылар юк түгел. Андыйларның берсе, чыгышы белән Большеречье районының Яланкул авылыннан булган Гирфан Бахтияров. Гирфан әфәнде 1965 елда Омски өлкәсеннән Калининград өлкәсенә күчеп килә. Фатих Кәримнең шул якларда һәлак булуы турында ишетә, шагыйрьнең каберен эзләп таба, аны Багратионски шәһәрендәге мемориаль комплексның Хәтер аллеясына күчерелүенә ирешә. 2007 елны кабер өстенә куелган һәйкәлне яңарту эшен башлап җибәрә, акча җыюны да үз өстенә ала. Гомум көч белән яңартылган һәйкәл 7 сентябрь көнне тантаналы рәвештә ачыла.


Фатих Кәримнең 100 еллык юбилее да Омскида игътибарсыз калмады. Шәһәр татар милли-мәдәни мохтарияте каршында эшләүче татар теле факультативының якшәмбе көнне үткән дәресе шагыйрьнең 100 еллыгына багышланды. Башта укытучы Нурия Кучукова балаларга Фатих Кәримнең иҗаты турында сөйләде, балалар өчен язылган кайбер шигырьләрен укыды. Аннары милли-мәдәни мохторият активистлары балаларны шагыйрьнең тормыш юлы, гаиләсе белән таныштырдылар, фоторәсемнәр күрсәттеләр, Фатих Кәримнең сугыш кырында ятып калуы һәм Калининград өлкәсендә җирләнүе турында сөйләделәр, аның каберенә һәйкәл кую тарихына да тукталдылар, бу эштә зур өлеш керткән Гирфан Бахтияровның Омски ягыннан булуы хакында әйттеләр.

Дәрес тәмамланганнан соң балалар һәм дәрестә булган кайбер ата-аналар моңарчы Фатих Кәрим турында бернәрсә дә белмәгәннәре турында әйттеләр. Дөрес араларында шагыйрь турында белүчеләр, аның мәктәп программасына кертелгән шигырьләре белән дә таныш булучылар да табылды. Барсы да мондый дәресләрнең әһәмияте зур булуына басым ясадылар, татар халкының танылган әдипләре һәм шәхесләре белән киләчәктә дә таныштырып торуны сорадылар.

Фатих Кәримнең 100 еллыгына багышланган чаралар өлкәнең авыл-районнарында да оештырылачак. Кайбер татар авыллары мәктәпләре шагыйрнең иҗатына багышлап дәресләр, мәдәният үзәкләре искә алу кичәләре оештырырга ниятлиләр.
XS
SM
MD
LG