Accessibility links

Кайнар хәбәр

Башкортстан ягулык тармагын “Система” “йота”


Башкортстанның нефть эшкәртү һәм ягулык энергетикасы тармагы республика милкеннән әкренләп чыгарыла башлый.

“Система” дип аталган гаять зур ширкәт “йотачак” Башкортстанның төп байлыгы чыганагы булган ягулык тармагын. Былтыр көз айларында ук Уфада “Система” холдингы вәкилләре белән Башкортстан хакимиятләре арасында шушы хакта тәүге килешү имзаланган иде инде. Әлегә Башкортстан ягулык-энергетика тармагы ширкәтләре Мәскәүгә “ышаныч нигезендәге идарә итү” тәртибе белән күчерелде. Ә тиздән “Система” холдингы Башкортстанның төп байлык чыганагының контроль пакетын да сатып алырга ниятли. Бу хәбәрне “Система” ширкәтенең башлыгы Владимир Евтушенков та раслады.

Башкортстан җитәкчеләре моңа кадәр бу адымга барырга теләмәвен белдереп килгән иде. Әмма заманалар да, фикерләр дә үзгәрә. Мәскәү Кремле белән сатулашулар нәтиҗәсеме, Башкортстан ягулык-энергетика тармагы федераль милеккә күчүен дәвам итә. Әйе, Башкортстан ягулык тармагы ширкәтләре “Система” берләшмәсе тарафыннан “йотылса”, моңарчы нефтьтән файда күрүче республика акционерлары күп нәрсә югалтачак. Ә акча югалту хакимиятне дә какшату дигән сүз.

XS
SM
MD
LG