Accessibility links

Ригада хөкүмәткә каршы урам җыены узды


Латвия башкаласында узган хөкүмәткә каршы урам җыенында меңгә якын кеше катнашты. Чарада катнашучылар хөкүмәт һәм парламентны таркатуны, вакытыннан элек сайлаулар уздыруны таләп итте.

13 гыйнварда шундый ук чара вакытында булган тәртипсезлекләрдән соң хакимиятләр җыенны сейм (парламент) янында уздырырга рөхсәт бирмәде.

"Без хөкүмәттә эшләүчеләрнең тәҗрибәле һәм белемле булуларын таләп итәбез. Хәзер министрларның кайберләрендә үзләре җаваплы булган өлкәләрендә докторлык дәрәҗә түгел, югары белем дә юк," диде урам җыенын оештырган партия җитәкчесе Нормундс Гростиньш.
XS
SM
MD
LG